Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһиров "Интертат"та чыккан тәнкыйди интервьюга карата халыктан фикер җыя

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров инстаграм аша халыкка мөрәҗәгать итеп, "Интертат"та чыккан материал уңаеннан фикер сорый.

news_top_970_100
Филүс Каһиров "Интертат"та чыккан тәнкыйди интервьюга карата халыктан фикер җыя

Исегезгә төшерәбез, бу атнада "Интертат" электрон газетасында мәшһүр җырчы Хәйдәр Бигичевның тол хатыны, үзе дә данлыклы татар җырчысы Зөһрә Сәхәбиева белән интервью чыкты. Зөһәр ханым Филүс Каһировның Хәйдәр Бигичев репертуарындагы җырларын җырлавына риза булмавын һәм моңа рәнҗүен белдерде. 

Җырчы Филүс Каһиров бу уңайдан инстадусларына мөрәҗәгать итәргә булган. "Ә сез нинди фикердә?" дип сорый Филүс.

Артистка тамашачылары үз фикерләрен язып калдырган. Кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез:

“Килешмим Зөһрә Сәхәбиева белән. Әгәр халыкның җырларны Хәйдәр Бигичев башкаруында тыңлыйсы килә икән, мондый мөмкинчелек бар, шуңа хөрмәтле һәм чыннан да бөек җырчыбыз иҗаты берничек тә кимсетелми. Әгәр Филүс Каһиров башкаруында тыңлыйсы килә икән, моңа каршы киләсе түгел. Репертуар ул җырчыга бәйле әйбер, ә җырга, халыкка түгел. Хәйдәр Бигичев репертуары һәрвакытта да аныкы булып калачак, ләкин җырлар аныкы түгел, бу татар халкының иҗади мирасы, һәм шушы мирасны халыкка җиткерә алучы җырчылар бар икән, бу шатлык кына”.

“Җырның авторларын әйтү мәҗбүри дип саныйм. Ә кемнең репертуарыннан булуны әйтү мәҗбүри түгел. Аннан соң, Хәйдәр Бигичев җырлаган җырларны бер Филүс кенә җырламый бит, башка җырчылар да башкара. Ә нигә таякның юан башы Филүскә төште соң әле?”.

“Әйе, җырлар онытылырга тиеш түгел. Хәния Фәрхи җырларын да җырлыйлар, Таһир Якупов, Әлфия Авзалова, Фәридә Кудашева җырларын да җырлыйлар. Димәк, ул җырлар бүген дә популяр, яшь җырчылар аларны яратып башкара икән - моңа бит сөенергә генә кирәк. Нинди җыр бүлешү инде. Һәр концерт саен ул җырны башкаручыларны санап торып булмый бит инде. Махсус кичәләрдә ( Караоке тапшыруында мәсәлән) беренче башкаручы һәрвакыт искә алына. Нигә тавыш чыгарырга юк өчен. Тыныч кына яшәргә кирәк. Ә Филүскә килгәндә, молодец, моңлы озын көйләрдән курыкмый, искиткеч итеп башкара. Бер көнлек популярлыкка кызыкмый. Алга таба да халык җырларына өстенлек бирсен иде дип, иҗат уңышлары теләп калам”.

“Зөһрә ханым белән очрашып, сөйләшеп җырларны башкарырга! Все имеют свои права, она в какой то мере права”.

“Молодец, якташыбыз. Хәйдәр абый җырлаганда ул җырларны тыңлаган юк иде ул. Әллә син бар әле Филүс. Молодец. Җырлавыңны дәвам ит. Без сине яратабыз, хөрмәт итәбез”.

“Хәзер инде Хәйдәр Бигичевны белмәүче буын үсеп килә,Филүс җырласа, җырнын гомерен озайта! Җырласын! Тозлап куялармы әллә җырларын?”.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100