Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһиров хатынының иң зур хыялын чынга ашырган

Җырчы Филүс Каһировның Америкада туганнары барлыгы ачыкланды. Хәзерге вакытта Филүс тормыш иптәше Эльмира һәм баянчы Рөстәм Рәхмәтуллин гаиләсе белән океанда су коена. Балалар исә Филүснең әнисендә калган...

news_top_970_100
Филүс Каһиров хатынының иң зур хыялын чынга ашырган
31 март көнне Флорида штатында узачак сабан туена чакыру алып, җырчы Филүс Каһиров тормыш иптәше Эльмира белән Америкага китте. Аларга баянчы Рөстәм Рәхмәтуллиннар гаиләсе дә кушылды...

"Америкага бару минем иң зур хыялларымның берсе иде. Һәм менә ирем миңа шундый бүләк ясады, мин аңа бик зур рәхмәтле. Аның тырышлыгы белән минем хыялларым чынга аша" - дип сөйләде Филүснең хатыны Эльмира.

Америкада татарлар бик күп һәм әлеге милли бәйрәм аларны берләштерә. Казаннан килгән кунакларны да бик ярата алар. "Ел саен түземсезлек белән көтеп алабыз үзләрен" - дип сөйли читтә яшәүче милләттәшләребез.

"Инде менә 10 ел Америкада яшәүче Казан кызы Гөлнара каршы алды безне. Филүснең дүртенче буын туганы Илмир хатыны Регина белән биредә яшиләр. Алар да безне күргәч чиксез шатландылар. Беләсезме, татарлар, кайда гына яшәсәләр дә татар булып калалар. Шундый ук кунакчыл, ярдәмчел, якты йөзле" - ди Эльмира Каһирова.

Әлегә Казан кунаклары океанда су коенып, җылы кояш астында иркәләнәләр, Америка белән танышалар. 2 апрель көнне Нью Йоркка очарга исәпләп торалар икән.

Филүс белән Эльмираның уллары хакында да сорашырга булдык, чөнки кечкенә Рөстәмгә нибары бер яшь кенә. "Балаларны Филүснең әнисе янында калдырдык. Үземнең әти дә ярдәм итәргә барып йөри" - диде Эльмира уллары турында.






















Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100