Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Филүсә Арсланова: «Сәнгатькә күңел ачу чарасы итеп караучылар артуы - рухи фаҗига»

Музыка белгече Филүсә Арсланованың Татарстан Фәннәр академиясендә җыр сәнгатенә багышлап үткәрелгән халыкара фәнни-гамәли конференция өчен ясалган чыгышыннан.

news_top_970_100
Филүсә Арсланова: «Сәнгатькә күңел ачу чарасы итеп караучылар артуы - рухи фаҗига»
Рамил Гали

Бөек галим һәм фәлсәфәче Конфуцийның: «Берәр милләтнең нинди әхлакта булуын беләсегез килсә, ул халыкның музыкасын һәм җырын тыңлагыз», — дигән сүзләре бар.

Шуннан чыгып уйлап карыйк әле: без нинди музыка тыңлыйбыз соң? Дөресрәге, нинди музыка, җыр тыңларга мәҗбүрбез? Сүз радиодан һәм телевидениедән яңгыраган көй-җырларыбыз турында бара. Кайсы каналны ачсаң да, зәвыксызлыкка тап булабыз. Телевизион тапшыру — концерт залы гына түгел. Ул тапшыруларны берьюлы дистә меңнәр, хәтта миллионнар карый. Сәхнәдә боргаланып, зәвыксыз аһәң чыгарып торучыларны карарга мәҗбүр булган бала нәрсә үзләштерә? 

Борынгы Грециядә, әнә, гражданнарны музыка белән тәрбияләү теориясе дә булган: музыка кешенең әхлагына йогынты ясый, аның характерын үзгәртә, дип аңлаганнар.

Ә бездә яңгыраган җырлар, сәхнәдә сөйләнгән сүзләр кеше характерын тәрбиялиме соң? Һич юк! Безнең телевидениедә, теләсәң-теләмәсәң дә, шул үзешчән «талантлар»ны карап, тыңлап һәм оялып, нәфрәтләнеп утырудан башканы булдыра алмыйсың.

Халыкта бит «күнегү» дигән нәрсә бар. Ул зәвыксызлыкка да күнегә. Галим, музыка белгече Мәхмүт ага Нигъмәтҗанов әйткәнчә: эстраданың тәмам бәйдән ычкынып, бернинди мораль-эстетик, милли менталитет, шәригать кануннарына җавап бирмәве, буйсынмавы, Мәскәүдәге «шайтан туйлары»ның уңышсыз бер күчермәсенә әйләнә баруы да бик аяныч.

 «Мәктәпләребездә уку-укыту дәресләре никадәр кирәк булса, милли тәрбия өчен милли көйләр, моңнарыбызга өйрәтү дә шул дәрәҗәдә кирәктер. Мәктәпләрдә музыканың булмавы, шуның аркасында көй, моңны бик җиңеллек белән ала торган вакытта музыканың хәрәм ителүе, шөбһәсез, шул рухи ярлылануга сәбәптер», — дип язган иде заманында бөек әдип Гаяз Исхакый.

Шул ук Гаяз Исхакый шул чорларда ук музыкада татар рухының югала баруы, аның көче рус такмакларын татарчалаштыруга сарыф ителүе хакында искәртә. Ул милли мәдәниятнең җимерелүенә иблис булышлык иткәнлеген, моңа тышкы һәм эчке иҗтимагый тормышның йогынтысы юк түгеллеген, көйнең рухы сакланмавын, пакьләнмәвен дә аңлатып биргән.

Безнең тулы бер буыныбыз татар классик композиторларыбыз җырларыннан башка үсте. Шул буын инде үз балаларын гади генә ритмга корылган дискотека җырларын гына якын иткән «моңнар» белән «тәрбияләп» өлгерде.

Ни кызганыч, Америка дипломаты һәм разведчигы Аллен Даллесның: «Милләтне бетерим дисәң, аның үз көйләрен начар башкаруда тыңлатып йоклат», — дигәне раслана.

Бүген җәмгыятебезнең бик мөһим күрсәткече, милли хәзинәбез — әдәплелек белән һөнәри этика югалып бара. Мәдәният, сәнгатьтәге болганчык күренешләр безнең җәмгыятьтәге культуралылык кытлыгын, музыкаль сәнгатьнең очсызлануын, өметсезлеген, деградациясен дәлилли. Музыка-җыр сәнгатебез үз агымына куелган. Ай саен фестиваль-бәйгеләр үткәрү гадәти хәл кебек кабул ителә. Җыр сәнгатендә һөнәри нигезсезлеккә битарафлык хөкем сөрә. Мәдәният сәясәте, аны фәнни анализлау юк. Сәнгатькә күңел ачу чарасы итеп караучыларның күбәюе рухи фаҗигагә әйләнде.

Җыр башкарганда чама белмәү, бугаз киереп көчәнеп җырлау, үгез кеби мөгерәү, натураль җылап, борын авазы белән һәм башка үзешчәнлекләр җырлау рәвешенең югары кимәлдә түгеллеген күрсәтүче факторлар бүгенге эстраданың яшәү ысулы. Бүгенге көн күзлегеннән карасак — музыка, җыр сәнгатебез нәкъ «безнеңчә матур милли» яңгырашын югалтып бара. Татар авторларының опера-балет спектакльләре, инструменталь әсәрләре милли моңыбыздан ераклашты. Музыкантлар, җырчылар профессиональлекнең дәрәҗәсен төшереп, туй-юбилей мәҗлесләренең «бизәгенә» әверелеп бара…

Коръәннең бер сүрәсендә «Ахырзаманда сәләтсездән сәләтлене аера алмаслар, ахмаклар җаваплы урыннарга үрмәләр…» дигән юллар бар. Сәләтсез, бик урта кеше бөекләр рангасына менсә, гомуммилли культура түбәнәя, сәнгатьтә бәя нигезләре бутала һәм соңынан әхлак, намус җимерелә, дигән иде бер акыл иясе.

Бүген без гомумдөнья цивилизациясе турында сөйлибез. Ә музыка — шушы гомумдөнья культурасының аерылгысыз бер өлеше. Кешелек бу хәзинәне үзенә тупларга, сакларга һәм үстерергә бурычлы. Милли музыка да үзе генә аерым үсә алмый. Барлык төр музыка да гомумдөнья биеклегенә тик милли музыка нигезендә генә ирешә ала. Глобальләшү шаукымында дөнья мәйданына чыгабыз дип оештырылган «Үзгәреш җиле» кебек тамашалар белән, үз йөзебезне югалтып, үзебез дә сизмәстән, гомум глобальләшүгә барабыз.

Габдулла Тукай да үзебезнең хакларыңыбызны алуда тартышырга, гафил булмаска куша. Аңа якын килергә теләүчеләр халыкка әүвәлдән файда китерүче, рәхимле вә әдәп-инсафлы булсын, милләт өчен җанын вә малын кызганмасын, дигән.

Тукай халык җырлары энҗе-мәрҗәннәренең онытыла баруы һәм аларны чын безнеңчә-халыкча итеп башкару алымнарының башка чит халыкларныкына охшарга тырышуга әйләнә баруын җинаять итеп карарга кирәклеген ассызыклый. Мондый җинаять өчен үзебезне гаепләргә кирәктер, минемчә.

Сүзебезне Габдулла Тукайча тәмамласак: «Зинага чакыра торган музыка хәрам булса да, алга китәргә, тәрәккыйга чакыра торган музыка гүзәл, хәтта мәҗбүр үктер., тәрәккый заманында мәҗлесләрдә халыкны гыйлемгә, сәнгатькә өндәсәләр, яхшы булыр иде. Безнең милләт чын мөхәррирләргә… яңа-яңа милли шигырь, музыкаларга вә гайреләргә мохтаҗ… Без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик… җан рәхәте булган (!) музыкалар белән дәртләндерик…!»



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100