Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фикусның яфраклары ник коела һәм гөлне ничек коткарырга?

Фикусны үтәли җилдән саклагыз.

news_top_970_100
Фикусның яфраклары ник коела һәм гөлне ничек коткарырга?
https://pixabay.com

Фикус — гел яшел тора торган үсемлек. Аның яфракларының гомер озынлыгы берничә ел тәшкил итә. Аннары яфрак коелып төшә. Аның урынына яңасы чыга. Ел саен фикусның иске яфракларының берникадәр өлеше коела — бу нормаль халәт. Көзен яфраклар күбрәк коела. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Шулай да урынын күчерсәң, фатир алмаштырсаң, тирәлек шартлары үзгәрүдән дә фикус яфраклары коелырга мөмкин. Оранжереядан сатып алган фикуска өйдә дә шундый шартлар тудырырга тырышырга кирәк. Һава дымлылыгын арттырырга, яктылык җитәрлек булуын тәэмин итәргә.

Яктылык җитмәсә, көзен һәм кышын фикус яфраклары коела. Бу вакытта аны кояш нурлары төшә торган урынга күчереп кую хәерле. Елның бу чорында кояш нурлары яфракларны пешерерлек булмый, анысы өчен борчылмагыз. Фитолампа ярдәмендә фикуска ясалма яктылык булдыру да яхшы. Аны иртән һәм кичен кабызып, яктылык чорын 10-12 сәгать итеп көйләгез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100