Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова бәрәңге бакчасына чыккан – фото
Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова социаль челтәрдәге сәхифәсендә бакчаларын күрсәтте.
Ул Ижевскидагы дачаларына көрәк тотып чыккан һәм берничә фото ясаган…
«Фигуралы шуу буенча Россиянең абсолют чемпионы булса ни? Әби әйткән икән, «бәрәңге бакчасына» дип, димәк, эшләргә кирәк»;
«Әле бәрәңге алырга иртәрәк, дөрес эш коралы тотып чыкмаган»;
«Бакчага ак носки киеп чыгасы инде»;
«Алинә барысын да булдыра! Көрәк тотып җир дә казый ала»;
«Алинә, син мотивациялисең. Хәзер синең меңләгән фанатларың әбиләре янына бакчага барачак»;
«Туганнарыңа олимпия чемпионы икәнлегеңне аңлатып бетереп булмый»;
«Син искиткеч! Гаиләңә тәрбия өчен рәхмәт», – кебек комментарийлар калдырганнар спортчыга.