Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фигуралы шуучы кызларга дөнья чемпионатында җиңгән өчен ничә миллион түлиләр?

Быел Стокгольмда турнирда бөтен пьедестал Россия спортчыларыныкы булды. Анна Щербакова беренче, Елизавета Туктамышева икенче, Александра Трусова өченче урын алды.

news_top_970_100
Фигуралы шуучы кызларга дөнья чемпионатында җиңгән өчен ничә миллион түлиләр?
Михаил Захаров

Россия фигуралы шуучылары Стокгольмда дөнья чемпионатында зур җиңүләргә иреште. Быел чемпионатның гомуми приз фонды 868 мең доллар (66,2 млн сум), ялгыз шуучыларның 182 мең доллар (13,9 млн сум). Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Тимераякта шуучыларның халыкара берлеге сайтындагы белешмәдән күренгәнчә, ярышта җиңгән 16 яшьлек Анна Щербаковага 64 мең доллар (4,9 млн сум) бирәләр. Көмеш медаль алган Елизавета Туктамышева 47 мең доллар (3,6 млн сум) алачак. Өченче урын алган Александра Трусова гонорары 33 мең доллар (2,5 млн сум) тәшкил итә, диелә бу хәбәрдә.

  • 2018/19 елгы сезон өчен Алинә Заһитова 135 мең доллар акча эшләгән. Безнең акчага күчергәндә, бу 8,6 миллион сум чамасы була, дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100