Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фигуралы шуучы Александра Трусова Казан кунакханәсендә президент номерында кунган

Татарстан башкаласында Россия кубогында җиңгәннән соң, Александра Трусова поездга соңга калган.

news_top_970_100

Казанда узган Россия кубогында фигуралы шуучы Александра Трусова җиңү яулады. Шуннан соң ул Мәскәүгә поездга соңга калган. Тренеры Евгений Плющенко исә укучысына Казан кунакханәләренең берсендә президент номерын алган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Без поездга соңга калдык. Безне вокзалга илтергә тиешле компания бу эшне оештыра алмады. Аннары без Саша, аның әнисе белән бергә йөгереп тә карадык, кирәкле вокзалга барып җитәргә тырыштык, тик булып чыкмады. Шуннан соң мин Саша өчен кунакханәдә президент номеры алдым. Чемпион ял итсен һәм үзен патшабикә итеп хис итсен өчен. Ул — дүртле сикерүләр патшабикәсе, фигуралы шуу патшабикәсе. Казандагы этапта феноменаль яхшы шууы, эше өчен бонус булсын», — дигән Плющенко.

Алар сишәмбе көнне Казан белән танышып йөрергә, чәршәмбе исә Мәскәүгә кайтырга җыена. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100