Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фигура өчен зыянлы биш ризык

news_top_970_100
Фигура өчен зыянлы биш ризык
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Табиб-эндокринолог Анжела Толмасова сүзләренчә, яхшы фигура булсын өчен, дөрес туклану һәм җитәрлек дәрәҗәдә физик активлык кирәк. Бу турыда «Газета.ру» хәбәр итте.

«Сәламәтрәк һәм файдалырак ризыклар сайлау – организм тиешенчә эшләсен өчен кирәкле энергия балансын тотып тору өчен кирәк. Безнең бурыч – файдалы матдәләре аз булган ризыкларны һәм эчемлекләрне организм өчен максималь файдалы әйберләргә алмаштыру», – ди Толмасова.

Аның сүзләренчә, фигурага иң зур зыянны углеводлар һәм майлар комбинациясе булган, шикәр һәм тоз өстәмә салынган ризыклары китерә.

«Бу ризыкларны ашауны киметергә кирәк, аларны җиләк-җимеш, яшелчә, яшел үләннәр, чикләвекләр һәм орлыклар, майсыз аксымнар белән алмаштыру хәерле», – ди белгеч.

Ул эшкәртелгән ит ризыкларны (бекон, сосиски, колабаса) фигура өчен иң зыянлы ризыклар арасында атый. «Бу ризыкларда калорияләр һәм тоз күп», –ди ул. Аларны майсыз аксым, мәсәлән бозау, тавык ите белән алмаштырырга киңәш итә.

Шулай ук баллы газлы эчемлекләрдән баш тартырга кирәк. Алар урынына чиста су, җиләк-җимешләр белән төнәтелгән су, үлән чәйләре, өйдә ясалган морс эчү хәерле.

Тагын бер зыянлы әйбер – ак ипи, ди белгеч. «Бөтенләй ипидән баш тарту калорияләрне күбрәк куллануга китерергә мөмкин, шуңа күрә клетчаткасы һәм туклыклы матдәләре бетерелгән рафинадланган оннан ясалган ипине бөтен бөртекле ипигә алмаштырырга кирәк. Анда клетчатка, витаминнар, минераллар күбрәк, ул канда глюкоза микъдарын да сикертми», – ди табиб.

Шулай ук тиз ясала торган ризыклар да фигурага зыянлы. «Фри бәрәңгесе күп тапкыр кулланылган майда пешерелә, анда майлар, тоз күп. Моны коры үләннәр һәм тәмләткечләр өстәп мичтә пешерелгән бәрәңге алмаштыра ала», – ди ул. Бургерлар, чипсылардан да баш тартып, кыздырылган нут, киптерелгән җимешләр, диңгез суүсемнәреннән чипсылар тәкъдим итә.

Хәмер дә симерүгә китерә, дип искәртә табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100