Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фидия сәдакасы нәрсә ул, һәм быел аның күләме ничә сум?

news_top_970_100
Фидия сәдакасы нәрсә ул, һәм быел аның күләме ничә сум?
"Татар-информ" архивы

Татарстан Диния нәзарәтенең сайтында фидия сәдакасы турында аңлаттылар.

Фидия сәдакасын бирүнең дөреслеген «әл-Бәкара» сурәсенең 184нче аяте раслый:

Мәгънәсе: «Санаулы көннәрдә (ураза сезгә фарыз кылынды). Ләкин арагыздан кем дә кем (ураза аңа зарар китерерлек дәрәҗәдә) авыру яки сәфәрдә булса, (уразаны калдыра ала, ләкин тота алмаган көннәре урынына сәламәтләнгәч яки сәфәре тәмамлангач,) башка санаулы көннәр (тотарга тиеш). Аңа (фидиягә) көчләре җиткәннәргә исә бер фәкыйрьне (көненә 2 мәртәбә ашатып) туендырырлык фидия (йөкләнә)».

Дин галимнәре, әлеге аятькә таянып, фидияне хроник авырулы һәм медицина күрсәтмәләре буенча гомер буе ураза тоту тыелган кеше түли, дип карар чыгарган (мәсәлән, бронхиаль астма вакытында даими рәвештә аэрозольле ингалятор кулланырга мәҗбүр авыру [ураза вакытында астмадан аэрозольле ингалятор куллану турындагы язманы кара]), сәламәтлеге начар булу сәбәпле, өлкән яшьтәге кеше. Моннан тыш, фидияне ураза буенча бурычлы булып калган, вафат булган кеше өчен дә түләргә мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр дә кемдер Рамазан аенда нигезле сәбәпләр аркасында ураза тотмый икән, бу очракта тотылмый калган уразаны башка вакытта тотып бетерү зарур. Нигезле сәбәпләргә вакытлыча яки даими рәвештә авырту, баланы имезү (әни кеше сөте тоткарлану яки бөтенләй юкка чыгудан курыкса) яки кеше көчле авыруы аркасында уразадан туктатырга мәҗбүр булу керә. Әлеге нигезләмәне без алдарак искә алган аять һәм галимнәрнең карары раслый.

Фидия сәдакасы мохтаҗларга (фәкыйрь) адреслы ярдәм күрсәтү булып тора. Шуңа күрә бу төр сәдаканы башка кешеләргә бирергә һәм ниндидер бүтән максатларга тотарга ярамый. Хәнәфи мәзһәбе буенча, мохтаҗ дип, нисабы яки аңа тигез дәрәҗәдәге милке булмаган кеше санала.

2023 елда Нәзарәтнең Голамәләр шурасы фидия сәдакасының күләмен 350 сум дип билгеләде. Бу күрсәткеч 0,5 са‘ (са‘ – бөртеклеләрне үлчәү берәмлеге, ул якынча 1,5 килограммга туры килә) арпаны акчага күчергәч килеп чыга. Ягъни фидияне исәпләп чыгару формуласы Пәйгамбәребез ﷺ вакытыннан ук билгеләнгән һәм хәзерге заман дин галимнәре тарафыннан ел саен шушы төр түләүнең күләмен билгеләү өчен кулланыла. Гомер буе ураза тота алмаган кешеләргә фидияне мохтаҗларга түләргә яки аларны ашатырга кирәк. Уразасы тотылмыйча вафат булган кеше исеменнән фидияне аның варислары түли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100