Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фидан Гафаров хатынын сагына – видео

news_top_970_100
Фидан Гафаров хатынын сагына – видео
https://vk.com/fidan_samira.gafarovy

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров, тормыш иптәше Фәридә ханымны сагынып, «Кышкы романс» җырын рус телендә башкарган. Җырчының 55 ел бергә гомер кичергән хатыны август ахырында гүр иясе булды. 

Фидан Гафаровның үзәк өзгеч видеосын социаль челтәрләргә алып баручы, шагыйрә, якын дусты Ләйлә Дәүләтова урнаштырган. 

«Фидан ага Фәридә апаны сагына… «Бик юксынам», – ди.

Август ахырында Фәридә апа бу якты дөньяны ташлап, мәңгелеккә китте.

Искиткеч акыллы, сабыр, матур кеше иде Фәридә апа.

Урыны оҗмах түрләрендә булсын.

Фәридә апа Фидан агайның бердәнбер тормыш иптәше иде. «Фәридәкәем» дия-дия, матур итеп сөйләшә иде Фидан абый.

Үз гомерендә никадәр хатын-кызның башын әйләндергән Фидан ага бүгенге көндә үзе генә яши», – дип яза Ләйлә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100