Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фидан Гафаров: «Үземне гел яшь тоям»

news_top_970_100
Фидан Гафаров: «Үземне гел яшь тоям»
"Татар-информ" архивы

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров үзен һәрвакыт яшь тоя, тормышка бары тик уңай яктан гына карый. Бу хакта ул «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп» тапшыруы алып баручысы Роза Хәйруллинага сөйләгән.

Фидан абый, сез сәхнәдә ничә ел инде?

56 ел.

56 ел сәхнәдә тамашачының мәхәббәтен яулап, шуны саклап калу серләре нәрсәдә икән, Фидан абый?

Ул гомер буе үзеңне яшь тотуда, үзеңне саклауда, үзеңне карауда. Ул гаиләдән дә килә. Гаиләм бик әйбәт минем. Тормыш иптәшем, балаларым әйбәт. (авт.: – әңгәмә күптәнге булса кирәк, Фидан Гафаровның тормыш иптәше Фәридә ханым 2022 елда вафат булды.) Тормыш мәшәкатьләренә бирелмим. Үземне һәрвакыт яшь тоям. Координация әйбәт минем, бер җирем авыртмый, Аллаһка шөкер. Хәтерем әйбәт. Менә шулар.

Шундый булып калуның төп сере – бар нәрсәгә позитив карау, шулаймы?

Дөрес әйтәсез.

Сез яшьтән үк шундый булдыгызмы?

Юк, мин яшь чакта «нервный» идем.

Нәрсә сезне позитив карашлы булырга өйрәтте?

Күп белү, күп күрү, кешеләр белән күп аралашу. Чагыштыру тормыштагы яхшы белән начарны. Шуларны уйлаганнан соң, позитив булырга өйрәнәсең.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100