news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фидан Гафаров сәхнәдәге ясалмалык турында: «Мин театр карый алмыйм»

news_top
Фидан Гафаров сәхнәдәге ясалмалык турында: «Мин театр карый алмыйм»
Фото: © «Татар-информ» архивы

«Акчарлак» газетасы Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаровта кунакта булган. Журналист Альбина Гайнуллина күренекле артистка пафос һәм ихласлык турында сорау биргән.

Бу сорауга җавап биргәндә… Мәскәүдә академик театр бар һәм «Современник» театры бар. Алар икесе ике төрле. Күп җирдә – «Современник», чөнки пафос белән сөйли.

Ишеттерәм дип сөйләгәндә, контроль тавышка китә, фальш китә, яшәү, хис-тойгылар басыла. Тормышчан булу – шулхәтле рәхәт әйбер. Матур итеп, тормышчан итеп алып барсаң спектакльне сәхнәдә – аңардан да кыйммәтле әйбер юк, – ди Фидан Гафаров.

Альбина Гайнуллина:

Аның өчен кешенең тәрбиясе һәм табигый тыйнаклыгы да булырга тиештер. Үзен күрсәтергә ашкынып торган кеше уйный башлый.

Фидан Гафаров:

Мин театр карый алмыйм. Үзебезнекеләрне карый башлыйм да, фальш китә... Йөгерешә, кычкырыша, бакырыша башлыйлар, кайда йөгергәннәрен үзләре дә, халык та аңламый. Болар – режиссер тарафыннан да эшләнеп бетмәгән әйберләр, бәйләнешләр юк. Аны Исрафилов кына шәп итеп куя иде, ул бервакытта да кычкыртмый иде. Яшәргә кирәк сәхнәдә, – дип сөйләгән халык артисты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар