Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фидан Гафаров никахсыз туган кызын 15 яше белән котлап: «Горурмын синең әтиең булуыма»

news_top_970_100
Фидан Гафаров никахсыз туган кызын 15 яше белән котлап: «Горурмын синең әтиең булуыма»

Россиянең, Татарстанның, Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров гаиләсеннән читтә туган кызын туган көне беләп котлап, социаль челтәрдә матур теләкләрен язып калдырган. 76 яшьтәге җырчының кызына 15 яшь тулган. Фидан абый кызының фотосын да күрсәтте.

«Самира Фидан кызы Гафарова 2009 елның 8 маенда дөньяга килде. Бүген минем бердәнбер яраткан кызымның юбилее – 15 яшь. Туган көнең белән, балам!

Сиңа тазалык телим, мәктәптә – уңышлар. Матур һәм горурланырлык бала булып үс. Мин горурмын синең әтиең булуыма! Без сине яратабыз, кызым!» – дип котлаган әти кеше кызын.

Фото: © Фидан Гафаровның «ВКонтакте»дагы сәхифәсеннән

«Минутлы яисә сәгатьле теләктән дә бала туарга мөмкин. Кеше үзен контрольдә тота алмый. Эш җенестә дә түгел. Контроль югала, әмма нәтиҗәдә бала туа. Безнең ялгышуыбызга бала гаеплеме? Гаепле түгел», – дип сөйләгән иде ул «Интертат»ка биргән интервьюсында.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 май 2024
    Исемсез
    Үзенең кызыннан баш тартмыйча тәрбияләшеп үстерүе чын ирләрчә. Аллаһ төрле сынаулар бирә шул. Ә хатыны чынлап та изге хатын булган
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100