Башкортстанның Театр эшлеклеләре берлеге Фидан Гафаров истәлегенә багышланган «Актерлар җыры – 2026» конкурсы игълан итте. Бу турыда «Башинформ» яза.
Чара актер җыры жанрын үстерүгә ярдәм итүгә, башкаручыларның иҗади потенциалын ачуга һәм останың иҗади мирасына бәйле сәнгать традицияләрен саклауга юнәлдерелгән.
Программада ике номинация була:
- профессиональ композиторлар әсәрләрен, халык җырларын яки үзләре иҗат иткән җырларны ялгыз башкару,
- Фидан Гафаров репертуарыннан әсәрләрне ялгыз башкару.
Бәйге 9 ноябрьдә Бәдер Йосыпова исемендәге Актерлар йортында узачак. Гаризалар 26 октябрьгә кадәр кабул ителә, диелә хәбәрдә.