Гаиләләре белән шундый иде алар. Хуҗабикә, Әнисә апа гомер буе күршеләрен кызган табага бастырып тотты. Тавышы көр иде аның, иртәдән кичкә кадәр бар урамга яңгырап тора. Юктан гына да зәһәрен чәчә: тавыгың безнекеләрнең җимен ашый, бозавың капка төбенә килеп яткан, алмагачыгыз безнең өйне күләгәли, нигә радиогызны кычкыртып сөйләтәсез... Табыла инде теләгән кешегә. Өйдәгеләренә дә эләгә иде тиргәш-талаш. Аның берәр тапкыр тыныч кына, елмаеп кына сөйләшкәне булдымы икән? Ә хуҗа Әнәс абый да хатыныннан калышмады, арттырып җибәрмәсә әле. Төннәр утырып авыл халкы өстеннән жалоба язу аның яраткан шөгыле булды. Сатучы киметеп үлчи, имеш, бригадир салам урлый, бухгалтер колхозчылар акчасын үз кесәсенә сала, ферма сыерлары ачлыктан интегә, чөнки фуражларын савучылар урлап бетерә... Аның язганнарын тикшерергә комиссия артыннан комиссия килеп тинтерәтте бар авыл халкын. Мәгәр үзе, чиртсәң каны чыгарга торса да, авыр эшләргә алынмады. Кайдандыр кулына төшергән белешмәне рәис борыны төбендә селекккәләп:
– Бүсер миндә, менә докторның пичәтле язуы! – дип, аяк терәп карышты.
Кешеләр бу гаугалы гаилә белән бик аралашмадылар, җай булганда урап үттеләр өйләрен. Хаклы булган очракта да, нәмәрсәгә телгә килергә андый бәндәләр белән? Шуңа да үз көйләрен көйләп, үзләренчә сөйләп яшәделәр Әнисә апа белән Әнәс абый.
Бердәнбер малай үстерделәр. Фидаил кечкенә чагында бик тә сөйкемле, инсафлы бала булып күренде. «Аттан ала да туа, кола да туа дигәннәре хак икән», – дип сокландылар күрше-тирәләре. Ах, ашыккан булганнар икән!
Беренче класска укырга керде бу бала. Әнә шунда күрсәтә башлады инде холыкларын. « Әнигә кайтам», – дип партага сузылып ятып елады баштарак. Өйрәнә төшкәч, укытучыны бар дип тә белмәде. Торса торып йөрде, арып китсә – идәнгә сузылып ятты. Акырды, бакырды, шаркылдады, хихылдады, иптәшләренең башларына басып кына йөрде. Зуррак классларда бөтенләй киртәдән чыкты. Һәр линейка саен ул уртада бүксәсен киереп торды. Тәрәзәне ул ваткан, идәнгә суны ул түккән, иптәшен ул канга батырып тукмаган, тәрәзә пәрдәсенә ул ут төрткән. Зар еладылар да инде укытучылар, директорның вакытыннан алда чәче агарды. Ярый әле сигезне көч-хәл белән ерып чыккач, белем эстәүдән туктады. Сигез ел сөйрәлеп йөреп сигез хәреф тә өйрәнә алмады үзе. Исем-фамилиясен чак яза иде. Мескен укытучылар һавадан билгеләр алып куйдылар. Мәгариф бүлеге дә ләм-мим сүз әйтмәде. Алар да якыннан таныш иде бу гаилә әгъзалары белән. Әнәс абыйның тырышлыгы белән бер-ике комиссия дә килеп киткәч, бөтенләй йомшардылар.
Хуш, кулына кенәгә алды үсмер. Шуннан соң төп шөгыле аның клуб юлын таптау булды. Өйләгә кадәр йокы симертә дә караңгы төшә башлагач урам киләпләргә тотына. Үзеннән зурраклар арасына кысыла, тегеләрнең йомышларын үтәп йөгергәләп йөри, калган шешә төбен ялый, тәмәке пошкырта. Армиягә алмадылар моны. Имеш, аю табанлы икән. Кайда ызгыш-талаш, сугышу-түбәләшү, Фидаил төркемнең уртасында. Буйга артык алдыра алмаган иде үзе, көч-куәт тә чамалы булгандыр.
Бервакыт кайсыдыр дәрманлысының кул астына эләгеп, кара канга батып кайткан бу. Әнәс абый эшне тиз тоткан. Йөгертеп фельдшерны алып килгән, тастымал озынлык белешмә яздырган. Икенче көнне өчәүләшеп прокурорга юл тотканнар болар. Андый явызлардан рәхим-шәфкать көтмә. Тәки утырталар иде теге саллы йодрыклы егетне. Ярый да әти-әнисе җилнең кайсы яктан искәнен вакытында абайлап калдылар. Абзарда мөгрәп торган сыерларын чыгарып сатып бәхилләделәр низаглы гаиләне.
Моның төшемле икәнен төшенеп алды Фидаил. Үзе ызгыш башлап, тукмалып, тагын берничә егетне суд юлында йөртте әле ул. Акчалата ризаласалар гына тынычланды.
Авылда ятимә үскән Сәрия исемле кыз бар иде. Фәрештәгә тиң иде холкы, шулай да инсафлы, шулай да тәртипле-ипле. Әбисе генә карап үстерде аны. Әнә шул кызга каныкты бит Фидаил, адым атларга ирек бирми башлады. Теге кызның сөйләшеп йөргән егете дә бар иде барлыкка. Башкалада укып йөри иде. Ул бит күпчелек вакыт Казанда, Сәрияне ничек аралап йөрсен? Аннан соң, Фидаилнең алдына чыгып буламы?
Ничектер Яңа ел алдыннан бу кызның ялгыз калганын каравыллап торып (әбисе күрше авылга киткән булган ахрысы) өйгә бәреп кергән. Кыз, әлбәттә, теше-тырнагы белән каршы торган моңа. Ничектер җаен туры китереп чыгып йөгерә алган, күршеләренең капкасын каккан. Күз алдына китерегез инде: өстендәге бер кат күлмәге буйдан-буй аерылып төшкән, йөз күгәргән, үзе көзге яфрак төсле калтырана. Нәрсә уйлаган күрше? Фидаил үзе дә шешәдәшләре арасында мактанып йөргән: «Тамга салдым мин чибәркәйгә, язга чыккач алып кайтам!» Чыш-пыш китте авыл буйлап. Бәйрәмгә кайткан егете дә очрашырга килмәгән Сәрия янына. Ятим баланың бәхете дә ятим була торгандыр инде ул.
Сәрия тома ятим үк түгел иде, дөресен әйткәндә. Бар иде авылда аның чыбык очы Хәйретдин дигән абыйсы. Абый дип әйтерлек түгел иде инде аны. Тәмам кешелектән чыккан гидай. Илне аркылыга-буйга гизгән. Ничектер төрмәгә дә утырган озак еллар. Соңыннан җимерек нигезенә кайтып төпләнгән. Клуб котельныенда кочегар булып йөри иде. Ну андый урын билгеле инде, бар эчкечеләрнең җыелышу урыны. Шуңа да айнык көне булмагандыр аның. Фидаил да еш кына кунак була иде анда.
Сәриянең кеше күзенә күренерлеген калдырмаганнан соң озак та үтмәде, Фидаилебез юкка чыкты. Атна үткәнче әти-әнисе сикереп төшмәделәр әле. Ни дисәң, моңа кадәр дә шәпле уллары югалып-югалып ала торган иде. Я туганнарында, күрше авылларда, дус-ишләре янында кунаклап йөри торган гадәте бар иде аның. Шуннан инде уяндылар Әнәс абый белән Әнисә апа, бар дөньяны бетереп эзләргә тотындылар улларын, район хокук органнарын аякка бастырдылар. Чүп итеп эзләп таба алмадылар.
– Исерек баштан көрткә күмелгәндер, карлар эргәч килеп чыгар әле...
– Үзенә тиң берәрсенә ияреп чыгып киткәндер җәһәннәм артына, кайтыр әле йөреп аргач... – дигән төслерәк фикер йөрттеләр авылдашлары.
Колактан колакка гына йөргән тагын бер фараз бар иде: «Хәйретдин бу хәшәпне исерткән дә кочегарканың миченә тыккан, шулай үчен алган сеңелкәшенең...» – диделәр. Күпме тырышсалар да, хокук органнары да эзенә төшә алмады бу серле фаҗиганың.
Авыл тынычланып калды. Сәрия мескенгә дә җан кергәндәй булды. Ә Фидаилне жәлләгән кеше булмады. Кылган гөнаһларына күрә таман гына булды җәзасы, диделәр барысы да...