news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әфганстанда самолетка ябышып һавага күтәрелүчеләр арасында танылган футболчы булган

Зәки Әнвәри үзенең гәүдәсен шассига бау белән бәйләп куйган дип фаразлыйлар.

news_top
Әфганстанда самолетка ябышып һавага күтәрелүчеләр арасында танылган футболчы булган
https://pixabay.com

Әфганстан җыелма команадасының футболчысы самолет шассие эчендә качып, илдән китәргә маташкан. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Зәки Әнвәри яшьләр җыелма командасында уйный. Илдә хакимият алмашынгач, ул читкә китеп качмакчы була. Бу турыда Твиттерда журналист Бабак Тагваее сөйләгән.

Моңа кадәр хәрби самолетка ябышып очып китәргә маташкан әфганлылар турында язган идек. Аларның берничәсе самолет һавага күтәрелгәч, егылып төшеп калган.

Зәки Әнвәринең гәүдәсенең өлешләрен шасси эчендә тапканнар. Ул үзен бау белән бәйләп куйган булган дип фаразлыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар