Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әфганстанда һавага очып киткән самолеттан кешеләр егылып төшеп калган - видео

Бу кешеләр самолет шассиена ябышып очкан һәм егылган, яки аларны салоннан төртеп төшергәннәр, дигән версияләр бар.

news_top_970_100
Әфганстанда һавага очып киткән самолеттан кешеләр егылып төшеп калган - видео
https://pixabay.com

Әфганстанның Кабул шәһәре аэропортыннан очып киткән самолет һавага күтәрелгәч, кешеләр егылып төшә башлаган. Әлеге кадрларны НТВ каналы күрсәтте.

Илдә хакимият алмашынгач, Әфганстан халкы читкә китәргә ашыга. Алар аэропортта самолетларны штурмлый. Кабул аэропортыннан самолетлар һәм вертолетлар кешеләр арасыннан очып китәргә мәҗбүр. Биредә атыш та булган, берничә кеше үлгән, диелә хәбәрдә.

Бер самолет очып китеп, һавага күтәрелегәч, кешеләр егылып төшкән мизгелне видеога төшереп алганнар.

Әлегә бу фаҗиганең төгәл сәбәпләре билгеле түгел.

Бер версия буенча, ир-атлар Кабулдан очып китәргә җыена, аларга самолет салонында урын җитми. Шуннан соң бу ир-атлар самолет шассиена ябыша. Самолет һавага күтәрелгәч, кешеләр егылып төшә.

Икенче версия буенча, бу кешеләрне самолеттан чыгарып ыргытканнар.

Кешеләрнең егылганы, аларның гәүдәләре җирдә ятканы төшерелгән кадрлар социаль челтәрләрдә таралган.

Кичәдән башлап Әфганстан башкаласы Кабулдагы бердәнбер аэропортта хаос хөкем сөрә. Биредән вертолетлар дипломатик миссия вәкилләрен утыртып алып китә. Әфганстан халкы да илдән китәргә тели, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100