Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әфганчылар һәлак булган егетләрнең өйләренә истәлек такталары эләргә өнди

Татарстан районнарында Әфганстанда һәлак булган егетләрнең йортларына истәлек такталары куела.

news_top_970_100
Әфганчылар һәлак булган егетләрнең өйләренә истәлек такталары эләргә өнди
22 июльдә Татарстанның Аксубай районы Яңа Ибрай авылына 18 машинага төялеп элеккеге әфганчылар килеп төште. Төрле районнардан җыелган, инде 50-60 яшькә җиткән элеккеге солдатлар авылга нәкъ хәрби хезмәттәгечә – колоннага тезелеп керде. Аларны бөтен авыл халкы, район хакимияте һәм хәрби комиссариат вәкилләре каршы алды.





Язмыш сынавыдыр, бу авылдан егермеләп егет әфган сугышында (15.05.1988-15.02.1989) катнашкан. Шулардан өч егет хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Алар – Әхәт Насртдинов (1968-1988), Илһам Сөләйманов (1968-1987), Мансур Гыйзәтуллин (1962-1981). Өчесе дә батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән (үлгәннән соң).

Әфганчылар батырларның каберләренә барып, чәчәкләр куйды, муллага кушылып дога кылды. Авыл үзәгендә хәтер җыены узгач, кайчандыр әлеге өч егет яшәгән йортларга мемориаль такталар ачу тантанасы булды.









“Без әле исән!”

Татарстан районнарында әфганчылар истәлеген мәңгеләштерү эшен беренчеләрдән булып Тукай районының хәрби хәрәкәт ветераннары оешмасы җитәкчесе, 1984-1986 елларда Әфганстанда хезмәт иткән Айбулат Якупов башлап җибәргән иде. Нәтиҗәдә, бүген республикада инде 25ләп мемориаль такта ачылган.

Озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән Айбулат Якупов Тукай районында хәрби дан музеен ачкан кеше. Экспозиция Иске Абдул авылындагы Мәдәният йортының икенче катында урнашкан. Муниципаль статус алган музей Бөек Ватан сугышы, Әфганстан, Чечня сугышлары вакыйгалары белән таныштыра. Биредә сугыш кораллары, СССРның хәрби бүләкләре коллекцияләре тупланган.

– Безнең оешмада егетләр бик актив. Максатыбыз – очрашу-аралашу гына түгел, ә үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, батыр егетләребез турында сөйләү. Әфганчыларны телгә алганда каһәрләнгән сугыш дип кенә әйтәләр. Югыйсә, кайда нинди генә сугыш булмасын – аларның бөтенесе каһәрле. Әмма зарланырга теләмибез, яшьлегебез - сагынып искә ала торган еллар, чөнки яшьлек ул һәрвакыт матур. Илебездә Бөек Ватан сугышы ветераннары инде бик аз калып бара. Яшьләребезгә ватанпәрвәрлек, туган илгә, хәрби антка тугрылык, дуслык, батырлык, кыюлык төшенчәләре турында бүген әфганчылардан да яхшырак кем аңлата ала? Тукай районында 12 егетнең йортына мемориаль такталар ураншытрыдык, аларның 7се – Әфганстанда, 5се – Чечняда башын салган. Баштарак үз көчебез белән генә оештыра идек, аннан соң район хакимияте, җәмәгатьчелек тә ярдәм итте, безнең башлангычны бүтән районнар да күтәреп алды. Хәзер мемориаль такталар ачарга бөтен гаиләләребез, балаларыбыз, оныкларыбыз белән йөрибез. Кызганычка, һәлак булган якташларыбызның әти-әниләре картая, арабыздан китә бара, шуңа күрә ашыгырга кирәк! Элек алар белән бик аралашмаганбыз, чөнки йөрәкләрен әрнетәсе, яраларын кузгатасы килмәде. Инде вакыт җитте... – диде Intertat.ru хәбәрчесенә Айбулат Якупов.

Әфганчылар 2019 елның 15 февраленә, ягъни совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулган вакыйгага кадәр, яу кырында ятып калган Татарстан егетләренең туган йортларына мемориаль такталар урнаштырырга тәкъдим итә.


Соңгы хат

Яңа Ибрай авылында мемориаль такта ачу өчен күп көч куйган кешеләрнең берсе – Азат Әхмәтханов. Ул Әхәт Насртдинов белән бергә хезмәт иткән. Тумышы белән Минзәлә районының Бикбау авылыннан, бүген Чаллыда яши.

Әхәтнең әнисе – Мәдинә апада әле дә Азат язган хат саклана. Ул хатта Әхәт белән бергә хезмәт иткән якташлары әти-әнисенең олы кайгысын уртаклаша, Әхәтне һәлак иткән көн һәм вакыйгалар турында яза. Алар фаҗига буласы көн алыннан гына кич утырганда армиядән кайткач, 1989 елның 9 маенда Яңа Ибрай авылында җыелып очрашырга сүз куешкан була. Мәдинә апа улының хезмәт урыныннан килгән бу соңгы хатны башкаларга да укырга үзендә көч тапты. Әниләрнең батыр улларын онытмаулары өчен әфганчыларга, җәмәгатьчелеккә рәхмәтләрен әйтте.











– Безнең Кукмара районында дүрт егет әфган сугышында һәлак булды. Ә Яңа Ибрайда – бер авыл өч егетен югалткан. Мин Әхәт һәм Азатларны яхшы хәтерлим, алар да минем кебек колонналарда машина йөртә иде. Татарча сөйләшкәннәрен ишетсәк, йөгереп килеп таныша, аннан соң гел күрешеп тора идек, - ди әфганчы Малик Шәңгәрәев. – Кукмарада да без якташларыбыз истәлеген мәңгеләштерергә, әфганчыларыбыз турында китап нәшер итәргә ниятлибез. Татарстанда бу эшне башларга дәрт биргән егетләргә зур рәхмәт.




  
29 июльдә Минзәлә районы Дусай Кичү авылында да кайчандыр Дамир Латыйпов яшәгән йортта мемориаль такта ачылачак, дип хәбәр итә әфганчылар.



 Айбулат ЯКУПОВ, Тукай районының хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе:
– Тукай районы һәм Чаллыда яшәүче әфганчылар Әфганстан һәм башка сугышларда каһарманнарча һәлак булган якташларыбыз яшәгән йортларга мемориаль такталар урнаштыру тәкъдиме белән чыга. Бүген безгә Сарман, Мөслим, Минзәлә, Кайбыч, Аксубай, Питрәч, Чистай, Нурлат районнары кушылды. 2019 елның 15 февраленә кадәр бөтен районнарда да XX гасырның икенче яртысында сугышларда һәлак булган татарстанлыларга мемориаль такталар куюны оештырыйк. Һәлак булганнарны онытмау – исәннәрнең намус эше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100