Әфган сугышы ветераны Айрат Рәхмәтуллин: «Син атмасаң, сиңа аталар»
Быел совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 33 ел тула. Апас районы Шәмәк авылында туып үскән әтием - Айрат Рәхмәтуллин 18 яшендә армиягә китә һәм үзе дә белмәстән Әфганстан җирләренә эләгә. Авыр сугыш елларын искә алырга яратмаса да, альбом битләрен актарганда кайбер хәтирәләрен миңа да сөйләде.
«Ашаганда да, йоклаганда да автомат кулыбыздан төшмәде»
Әти, Әфган җирләренә ничек барып эләгүең турында сөйлә әле.
1984 елның 23 октябрендә хәрби комиссариатка чакырып, повестка бирделәр. Бер көнне без авылдан өч егет бергә хезмәт итәргә киттек. Бер авылдашым белән бергә эләктек. Бөтен авыл җыелып, матур итеп озатып калды.
Казаннан Урта Азия җирләренә киткәндә чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт итәчәксез диделәр, төгәл генә кайсы шәһәргә барганыбызны белмәдек, әлбәттә. Барып җиткәч, өйдәгеләргә исән-сау булуымны белдереп, Таҗикстаннан телеграмма җибәрдем. Башта Дүшәнбедә укыттылар, соңрак өч айга якын чик сакладым. Ярты ел хезмәт иттем дигәндә, вертолетларга төяп Әфганстанга керттеләр. Безне инде бронижилет, каскалар тотып каршы алдылар, киенергә алып кереп киттеләр, кулга корал тоттырдылар. Шуннан соң ашаганда да, йоклаганда да автомат кулыбыздан төшмәде.
Кабилә-кабилә сугышучы әфганлыларны тынычландыру, аларга ярдәм күрсәтү максатыннан Совет гаскәрләре кертелгән. Без алар арасында аңлату эшләре алып бара идек, газета-журналлар, китаплар бастыру, азык-төлек, ягулык материаллары белән булышлык иттек.
Сугышка кергәнеңне өйдәгеләр ничек кабул итте?
Башта мин ул турыда беркемгә дә белгертмәдем. Тора-бара сеңелләремә генә хат яздым. Алар әнигә белгертмәскә тырышып, миннән килгән хәбәрләрне качып укыган. Ана күңеле барыбер сизенгән. Әни үзе дә көненә унар тапкыр елый идем дип сөйли иде.
«Син атмасаң, сиңа аталар»
Үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килдеме?
Ап-актан киенгән «дух»лар (ак киемнән киенгәнгә шулай дип атаганнар) куркуга калдыра иде. Таулы җирләрдә сугышкач, аларның каян килеп чыгасын да чамалап бетереп булмый. Әле беренче операцияләр булганда без яшь солдатлар шүрләдек, ә олыраклар шул кешеләр белән конфликтлар булса да сөйләшә, хәтта дуслашып та бетә. Алар да бит безнең кебек үк гади кешеләр.
Бер операция вакытында без итальян минасы куелган җиргә кереп шартладык. Иптәш малайның боты яраланды, мин һәм тагын бер егет контузия алдык. Аңсыз килеш ятканбыз, безне вертолетлар төяп, Дүшәнбе госпиталенә алып киткәннәр. Анда бераз ятып дәвалангач, янәдән хезмәт итүебезне дәвам иттердек.
Бервакыт шулай 30лап солдат төялгән МИ-8 вертолеты очып төште. Әле бәхетебезгә, шартламады. Ул көнне һава торышы начар, бик җилле иде. Күтәрелеп китә алмагач, ике метр кала вертолеттан сикерттеләр һәм без кыр уртасында башка вертолетны көтеп калдык.
Кешенең гомерен өздем дип уйламыйсыңмы?
Юк, без бит нибары боерык үтәүче солдатлар. Нәрсә кушкан, шуны башкарырга тиеш. Син атмасаң, сиңа аталар.
Хезмәт итүеңне тәмамлап өйгә кайтып кергән мизгелне хәтерлисеңме?
Поезддан төшкәч, бер шофер каршы алды. Ул әтинең күрше Урта Балтай авылында паркта эшләвен әйтте. Шундук әти янына төшеп киттем. Кыш ае. Яшел фуражка, шинельләрдән остаханәгә килеп кердем. Әти мине күрүгә эшеннән туктады, битлеген салып тондырды да кочаклап алды. «О, бүгенгә минем эш бетте», — дип әйткәне дә күңелгә кереп калган. Шуннан бергә җәяү өйгә кайтып киттек. Кайтып керсәм, әнинең чәчләре агарган… Тизрәк аны кысып кочакладым.
Әфган кырларында нинди генә вакыйгалар булмагандыр… Шулар бүген төшкә кереп борчымыймы?
Кайткан вакытларда искә төшә иде. Кайчак төнлә йоклый алмаганда уйланасың, я киресенчә, төнлә сискәнеп уянып китәсең. Хәзер инде бик күп еллар узды. Аллага шөкер, тормышыбыз тыныч кына бара. Туасы балаларым хакына исән калганмындыр инде дип тә уйлыйм кайчак.
«Ташбака да кыздырып ашадык»
Сугышта азык белән дә кыен булгандыр…
Ашау начар иде, ач тордык дип әйтә алмыйм. Тушенка, балык консервалары, сохари ашадык. Төрле чаклар булгандыр. Гел балык кына да туйдыра. Ит ашысы килгәч, ташбака да кыздырып ашадык.
Хезмәт итү урының Әфган кырлары булуына үкенмисеңме?
Бер дә үкенмим. Язмыш язган бу сугышны начарга гына юрап булмый. Матур вакытлар да күп булды: Памир тауларын күрдек, Пяндж елгасы суларын эчтек, агачларда эленеп торган персиклар, тәмле-тәмле карбызлар, кавыннар да ашадык. Андагы кебек тәмле карбызларны минем бүтән ашаганым юк.
Хезмәттәш дусларыңны югалттыңмы?
Украинадан килгән хезмәттәшләремне күп югалттым. Хезмәт итеп кайтканнан соң яралардан, авырулардан үлүчеләр күбәйде. Кызганыч, ел саен 1-2 якташым якты дөньядан китеп бара. Андый вакытларда дусларыбызның якыннарына, гаиләләренә булышырга тырышабыз.
Әфганчыларны еш искә аласыңмы?
Ел саен район администрациясе үлеп калганнарны, туган җиренә кайтып та яралардан, авырулардан һәлак булганнарны, аларның тормыш иптәшләрен, туганнарын чакырып матур табыннар әзерли, килми калганнарга бүләкләрен тапшыра. Без исә һәр елны Апастагы әфганчылар мемориаль тактасына чәчәкләр салабыз, үлгәннәрне бер минут тынлык белән искә алабыз. Шулай ук Җинү бәйрәмендә митингка чыгып, марш басабыз.
«Табиб булу теләге дә нәкъ армиядә туды»
Табиб булу теләге дә нәкъ армиядә туды, — дип дәвам итте әти. — Санитар егетләрне күреп, минем дә кешеләр дәвалыйсым, аларга ярдәм итәсем килде. Җәен имтиханнар биреп, 1987 елда Казан дәүләт медицина институтына кердем.
Институтны ташлыйм дигән фикер башыңа килгәне булмадымы?
Булгандыр. Уку җиңел булмады, ләкин барыбер тырышасың инде. Беренче елларны укып барган кебек тә түгел, чөнки бик күп китапларны хәтта ятларга туры килә. Ахырына кадәр барып җитә алмам кебек тоела, соңга таба исә җайлана.
Интернатура үткәндә Казанда да эшләп алдым. Шул дәвердә тормыш иптәшем Эльмира белән таныштым. Бер елга якын очрашканнан соң өйләнештек. Ул чагында инде диплом кулда. 1994 елда туган җиремә кайтып, күрше авылда эшли башладым. Киләсе елга Урта Балтай участок хастаханәсен җитәкләвемә дә 30 ел тула. Аллага шөкер, хезмәтемне бәяләп, 2020 елны Татарстанның атказанган табибы исемен бирделәр. Шушы исемне аклар өчен хәлемнән килгәнчә кешеләргә ярдәм итәргә, үтенечләрен үтәргә, сорауларына җавап бирергә тырышам.
Өйгә кайткач та эш сәгатем бетми, киңәш сорап шалтыратучылар да, хәтта өйгә килүчеләр дә җитәрлек. Рәхмәт сүзләре ишеткәч, үзеңнең кирәкле кеше булуыңны аңлап, күңелеңә ләззәт аласың. Нинди генә тынгысыз эш көне булса да, зарланырга тырышмыйм. Хезмәттәшләрем тәҗрибәле, ярдәмчел. Алар барында бөтен кыенлыклар да үтә торган булып күренә. 2020 елны амбулаториябез дә яңарыш кичерде. Федераль программа буенча хастаханә өр-яңадан төзекләндерелде, җиһазлар булдырылды. Бүген исә яңа гериатрия бүлеге ишекләрен ачты. Биредә күрше район өлкәннәре өчен дә дәвалану мөмкинлеге каралган.
Бүгенге көндә таралган омикрон вирусы хакында ни әйтә аласың?
Авыручылар шактый күп. Омикрон үзе куркыныч түгел, тиз таралуы белән генә шомландыра. Шуңа кешеләргә карата игътибар икеләтә арта. Актив рәвештә ревакцинация бара. Халык арасында аңлату эшләре үткәреп, прививка ясатуның мөһимлеген әйтәбез, аеруча хроник авырулары булганнарга ясатырга тырышабыз. Өлкән буын белән эшләү авыррак, чөнки имеш-мимешләргә күбрәк колак салалар. Ә яшьләр 100% диярлек вакцинация ясатты.
1979 елның 12 декабрендә КПСС Үзәк Комитетының совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү турындагы карары кабул ителә. 25 декабрьдә совет солдатлары Әфган чиген үтеп керә. 9 ел 1 ай 19 көн дәвам иткән сугышта Советлар Союзы 14427 кешесен югалта, 200гә якыны хәбәрсез югалган булып исәпләнә, 53 меңнән артык хәрби яраланган, контузия алган. Сәламәтлеге буенча хәрби хезмәттән азат ителгән 11 294 солдаттан 10 751е инвалид булып калган.
Үзгәртеп кору чоры башлангач, КПСС Үзәк Комитеты 1989 елның 25 гыйнварында Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару турында карар кабул итә. Әфганстаннан чыккан иң соңгы хәрби кеше булып генерал-лейтенант Борис Громов санала. Әфганстан белән Советлар Союзы чигендәге Амударья елгасы аша күперне ул 1989 елның 15 февралендә ул җәяү чыга. Шул сәбәпле нәкъ шушы дата Әфган сугышы тәмамланган көн буларак та, Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.