news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фейхоа компоты

Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл Зәйнуллинадан фейхоа компоты рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Фейхоа компоты
Беренче эш итеп банкаларны стерилизацияләргә кирәк.

Фейхоаны юарга, кайнар суда пешекләп алырга.

1 литрлы банкага фейхоа, 1 стаканнан бераз кимрәк шикәр комы (3 литрга 0, 5 литр шикәр исәбеннән) салырга. Өстенә кайнаган кайнар су коеп, капкач белән каплап куярга. Банкаларны япкач, шикәре эреп беткәнче тәгәрәтеп алырга, аннары җылы итеп төреп, бер тәүлеккә калдырырга. Банкалар суынгач, салкын урынга куярга.

"Фейхоа компотын бер дә ясаган юк иде, кызым әйткәч, башта кәстрүльдә кайнатып эчеп карадык, аннары банкага яптык. Бу компотнын тәмлелеге, мина бик ошады", дип язган Инстаграмда Исмегөл ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар