news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фейерверк атканда үсмер малайның ике кулы имгәнгән, бите пешкән

Белгечләр пиротехника чараларын балаларга бирмәскә чакыра.

news_top
Фейерверк атканда үсмер малайның ике кулы имгәнгән, бите пешкән
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә 29 декабрьдә 17 яшьлек үсмер имгәнгән. Ул фейерверк атканда битен һәм ике кулын да пешергән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Республикада Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты башлыгы Фәрит Гомәров әлеге вакыйга турында сөйләгән. «Пиротехник эшләнмә файдаланганда 17 яшьлек егет битен һәм кулларын пешергән. Аны хастаханәгә салганнар. Баланың хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә», — дигән ул.

Ведомство җитәкчесе пиротехника кулланганда сак булырга, балаларга һәм исерек кешеләргә шартлаткыч җайланмалар тоттырмаска киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар