Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Февральгә халык сынамышлары: кар күп булса, иртә җәйгә ишарә

Кышнын соңгы аена кердек. Гомер-гомергә халык, табигать холкын күзәтеп, аның закончалыкларын эзләгән. Февраль киләсе ел фасылларына нәрсә юрый?

news_top_970_100
Февральгә халык сынамышлары: кар күп булса, иртә җәйгә ишарә

Февраль -Милади тәкъвимендә елның икенче ае.

Инкыйлабка кадәр татар иске дәверлеге буенча Акман ае(21.1-21.2), Бушай (21.2-21.3) һәм Шөбат дип йөртелә.

Юлиан һәм григориан календаре буенча елның икенче ае, латинча Februarius “Фебруус ае”, “чистарту ае” мәгънәсенә ия. Җирнең төньяк ярымшарында кышның соңгы, көньякта- җәйнең өченче ае.

Һава торышына һәм табигатькә бәйле сынамышлар:

Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылынып торса, ул елда иген уңар.

Февральнең беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, җәй озын яңгырлы булыр.

Февраль карга бай, апрель суга бай.

Февральнең беренче яртысында көннәр суык булса, арыш уңар; җылы булса, тары уңар.

Февральдә бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр. 

Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә.

Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр.

Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә менсә, көн аяза, суыта. Әгәр төтен җиргә ятса, көн җылыта.

Февраль ае ахырында кар күп яуса, борчак белән чикләвек уңар.

Яз суык буласы булса, февральдә төлке эт кебек өрер, улар.

Әгәр кышның бу ае буранлы икән, августта яңгыр көт, уҗым игене уңачак.

Кар күп ятса, үлән калын булачак.

Юлда кар калын, кырда юка булса, иген уңар.

Көннәр белән бәйле халык сынамышлары:

2 февраль  иртә белән кар - ашлык иртә чәчкәне уңар; кич белән кар яуса - гаҗәп түгел соң чәчкәне уңса.

3 февраль салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр.

7 февраль көннең беренче яртысы ничек булса, киләсе кышның беренче яртысы шулай булыр.

8 февраль йолдызлы һәм аяз төн булса, гөмбә уңышы күп булачак.

9 февраль агачлар бәскә төренсә – тиздән җылытачак.

12 февраль ай кызарып торса, көчле җил булачак.

14 февраль күк йолдызлы булса, яз соң килер.

15 февраль көнне җепшек булса, яз иртә килер һәм җылы булыр

26 февраль кар эресә, сулар акса, җәй яңгырлы булыр.

27 февраль җылы һава булса, март аеның башы суык булачак.

28 февраль боз сөңгеләре озын икән, яз да озын булыр.

Февраль аенда кара каргалар оя кора башлый. Солы чыпчыгы һәм песнәк беренче җырларын суза. Аюның балалары туа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100