news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Февральдә нинди түләүләр артачак?

news_top
Февральдә нинди түләүләр артачак?
"Татар-информ" архивы

1 февральдән башлап Россиядә 40лап төрдәге түләүләр индексацияләнәчәк. Бу турыда РИА Новости Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяковка сылтама белән яза.

«Берничә түләү күләме 11,9 процентка артачак», – ди министр.

Аның сүзләренчә, бу исемлеккә түбәндәгеләр керә:

  • бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие,
  • бала карау өчен айлык пособие,
  • ана капиталы,
  • ветераннарга айлык акчалата түләү,
  • айлык иминият түләве һәм социаль яклауның башка чаралары.

Ана капиталы күләме 587 мең сум чамасы була, ул былтыргыга караганда 62,5 меңгә күбрәк.

Икенче бала өчен ана капиталы 775,6 мең сум була, былтыргыга караганда 82,5 мең сумга күбрәк.

Түләүләрне индексацияләү коэффициентын ел саен 1 февральдән билгелиләр. Ул узган елдагы кулланучы бәяләренең фактик индексына карап куела.

Хезмәт министрлыгында аңлатканча, 2023 елда бу күрсәткеч 1,119 була.

Росстат белешмәсе буенча, кулланучылар бәясе индексы 111,94 процент тәшкил итә (2022 ел декабре – 2021 ел декабренә чагыштырмада).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар