Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Февральдә нинди яшелчәләрнең рассадасын утыртырга кирәк?

Орлыктан утырткан бәрәңге рассадасыннан беренче елда тавык йомыркасы кадәр генә бүлбеләр чыга.

news_top_970_100
Февральдә нинди яшелчәләрнең рассадасын утыртырга кирәк?
https://pixabay.com

Вегетация чоры озын булган яшелчәләрне кышын ук рассадага утыртырга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Утыртыр алдыннан, орлыкларны гөмбәчеккә каршы эремә белән эшкәртегез, туфракны җылытыгыз.

Помидорның иртә һәм уртача өлгерә торган сортларын җылытылган теплицага утырталар. Соң өлгерә торганнарының вегетация чоры 110-140 көн була. Аларның рассадасы ике айдан соң әзер була. Аны шул чакта ачык туфракка утыртырга ярый.

Баллы борыч рассадасы 2-2,5 айдан әзер була. Ачык туфракка утырту өчен 23 см биеклектәге үсемлекләр яхшы. Аның борычлары 90-140 көн эчендә өлгерә.

Баклажан орлыгы үсеп, рассада булсын өчен ике ай чамасы вакыт кирәк. Бу яшелчәнең дә вегетация чоры озын. Аларның үсеш циклы 100-150 көн тәшкил итә.

Сельдерей рассадасын ачык туфракка май азагында ук утыртып була, ул салкыннан курыкмый. Вегетация чоры озын, соң өлгерә торган сортларына 200 көн чамасы кирәк.

Бәрәңгенең сирәк сортларының орлыкларын да утыртырга вакыт җитте. Беренче сезонда бу рассада тавык йомыркасы зурлыгында гына бүлбеләр бирер. Икенче елга исә мул уңыш көтәргә була. Мондый бәрәңге орлыгын утыртканчы, бераз үрдереп алу кирәк. Бәрәңге орлыгы шактый катлаулы үсә. Рассадага 24 градус җылылык, яхшы итеп яктыртылган урын таләп ителә. Бәрәңге рассадасын ачык туфракка көн һәм төн арасында температура тирбәлешләре азайгач кына чыгарып утырту хәерле.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100