Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Февральдән кемнәрнең пенсиясе ничә сумга арта?

Сорауга Татарстан буенча Россия Пенсия Фонды бүлеге идарәчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Гөлсинә Сабирова җавап бирде:

news_top_970_100
Февральдән кемнәрнең пенсиясе ничә сумга  арта?

- 2019 елның гыйнварыннан пенсиянең иминият өлеше индексацияләнде. Ул эшләмәүче пенсионерларның айлык түләвен 7,05 процентка арттырды. Акчалата санаганда бу сумма уртача бер мең сумны тәшкил итә.

Дәүләт социаль ярдәме турындагы Федераль Закон нигезендә, 2010 елның 1 гыйнварыннан, материаль ярдәме төбәктә билгеләнгән яшәү минимумы күләменә җитмәгән эшләмәүче пенсионерларга айлык социаль өстәмәләр түләнә.

2019 елда Татарстанда федераль социаль ярдәмне санау өчен яшәү минимумы 8232 сумны тәшкил итә.

Лаеклы ялдагы пенсионерның материаль хәлен санаганда, Пенсия фонды һәм социаль яклау бүлеге аша билгеләнүче барлык түләүләр исәпкә алына. Монда пенсия, социаль хезмәтләр, өстәмә материаль ярдәм, шулай ук җирле үзидарә тарафыннан күрсәтелгән социаль ярдәм төрләре дә истә тотыла. Әлеге барлык түләүләрне дә исәпкә алып, пенсионерның айлык кереме 8232 сумга җитми икән, аңа федераль өстәмә түләү билгеләнә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100