Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Февральдән башлап Казанның җәмәгать транспортында билет бәясе ничә сум була?

Җәмәгать транспортында билет бәясе арта.

news_top_970_100
Февральдән башлап Казанның җәмәгать транспортында билет бәясе ничә сум була?

3 февральдән башлап Казанда җәмәгать транспортында йөрү өчен билет бәясе ике сумга арта. Акча белән түләгәндә, бер билет 27 сум торачак. Электрон проездной буенча түләгәндә, билет бәясе 25 сум була. Бу турыда Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарында әйтелгән.

Тарифлар буенча дәүләт комитеты 100 тапкыр транспортка утыру өчен проездной бәясен 1800 сум итеп билгеләде.

«Билет бәясе үзгәртү өчен нигезләмәне Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Юстиция министрлыгы, Татарстан Прокуратурасы өйрәнде», — диелгән әлеге документта.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы лимитсыз проезднойлар барлыкка киләчәк дип хәбәр иткән иде. Шәһәр транспортының барлык төрләре (шул исәптән метрода 50 тапкыр бару) өчен транспорт картасының бәясе 2500 сумга кадәр артты. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100