Башкортстанның Бишбүләк районындагы Елбулактамак авылында яшәүче 37 яшьлек Лидия Әхмәтшина (Ихсанова) югалган. Аның кайда булуы 9 февральдән бирле билгеле түгел. Бу турыда «Башрегионспас» эзләү-коткару отряды волонтерларына сылтама белән «Башинформ» яза.
Лидиянең буе 160 см, чандыр гәүдәле, кара чәчле. Кара пуховик, зәңгәр джинс чалбар, ак ботинка, кызыл башлык кигән.
Лидия турында белешмәсе булганнарга шалтырату өчен номер: 8-937-3-102-112 яки 112.