news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фермерларга авыру сыерлар саткан Татарстан эшмәкәрләрен тотканнар

news_top
Фермерларга авыру сыерлар саткан Татарстан эшмәкәрләрен тотканнар
Михаил Захаров, "Татар-информ" архивы

Бракка чыгарылган сыерларны Казахстанга саткан өчен, Чаллы эшмәкәрләрен җинаять җаваплылыгына тартканнар. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

«ТД КамАгро» учредителе Раил Ш. 3,6 елга гомуми режимлы колониягә хөкем ителгән. Фирманың директоры Нурия Б. да шундый ук режимга 3 елга хөкем ителгән. Нурия Б.га карата хөкем карары 2036 елга кадәр – кызына 14 яшь тулганчы кичектереп торыла.

Раил Ш. моңа кадәр дә «мошенниклык» маддәсе буенча хөкем ителгән.

Хөкем ителүчеләр гаебен танымый.

Канал белешмәсе буенча, хөкем ителүчеләр Казахстанның фермер хуҗалыклары белән килешүләр төзи. Ләкин фермерларга килешүдәге хайваннар түгел, бөтенләй башка терлекләрне тапшыралар. Чехиядән Герефорд токымлы сыерлар урынына, аларга токымсыз һәм авыру сыерлар бирәләр. Алар арасында хәтта гермофродит сыерлар да була. Гомуми зыян 129 миллион тәшкил итә, диелә хәбәрдә.

  • Гермофродитлык – организмда ике җенес органнары да булу очрагы.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар