Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фермер династияләре: «Фермерлыкны дәвам итәчәкмен һәм балаларыма да калдырачакмын»

Фермер булу - иң авыр һәм җаваплы эшләрнең берсе. Әлбәттә, һәркем дә фермер була алмый. Аның өчен бик зур көч, җаваплылык, тырышлык кирәк.

news_top_970_100
Фермер династияләре: «Фермерлыкны дәвам итәчәкмен һәм балаларыма да калдырачакмын»

Фермерларның тормышын якыннанрак белү өчен, мин алар белән аралашып сөйләштем. Шунысы кызыклы: фермерларның барысы да гаиләләре белән бергә үз эшчәнлеген алып бара һәм алга таба дәвам итәргә балаларына, оныкларына да тапшырып калдыра. Сәхиповлар, Хановлар һәм Аглиевлар гаиләсе моның ачык үрнәге.

Әгерҗе районында яшәүче Сәхиповлар гаиләсе турында

«Аллаһының рәхмәте белән яңадан җирдә эшләргә насыйп булды»

Әгерҗе районы Ямурза авылында яшәүче 65 яшьлек Илшат Сәхипов хатыны Әнсәрия апа белән ике малай һәм бер кыз үстергәннәр. Бүгенге көндә аларның 10 оныгы бар.

Илшат абыйның белгечлеге — фермер. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының агрономия бүлеген тәмамлап башта агроном, соңыннан күрше авылда 10 ел колхоз рәисе булып эшләгән. Аннан хезмәт юлын нефтьче буларак дәвам иткән.

«Аллаһының рәхмәте, язмыш шундый булгандыр инде, яңадан җирдә эшләргә, авылга әйләнеп кайтырга насыйп булды. Без ике төрле тармакта эшлибез. Берсе — агач эшкәртү. Урманнан агач алып кайтып, аларны ярып, киптереп, эшкәртеп сатабыз. Икенчесе — авыл хуҗалыгы өлкәсенә карый. Безнең 600 баш эре мөгезле терлегебез бар. 1200 гектар җир эшкәртәбез», — дип сөйләде фермер.

«Аллаһы Тәгалә адәм баласына җиңеп чыкмаслык авырлыклар бирмәм дигән»

Авыл хуҗалыгында кыенлыкларсыз булмаганын да ассызыклап китте Илшат Сәхипов. «Һәрбер көннең кызыклы чагы да, кызганыч чагы да була. Кыенлыктан соң җиңеллек килә. Бер кыенлыкны җиңеп җиңелеккә чыккач, сөбханаллаһ, без авырлыкларны җиңеп чыктык дип сөенгәч, моннан да бәхетле көн булмый. Шуңа игътибар биреп, яшәп яткан булабыз инде. Аллаһының рәхмәте белән ул авырлыкларны җиңеп, алга таба өметләнеп яшибез. Аллаһы Тәгалә адәм баласына җиңеп чыкмаслык авырлыклар бирмәм дигән, шуның өчен аңа гыйбадәттә булып, биргәненә шөкер итеп яшәргә кирәк», — ди ул.

Алга таба да шушы башлаган эшләрен дәвам итү - Сәхиповлар гаиләсенең иң зур максатларыннан берсе. Шулай ук авылны саклап калуны да алар үз өсләренә алганнар.

«Менә күрше тирәдәге авыллар әкренләп картайганда, безнең авыл картаймый, яшь килеш саклана. Яшьләр авылда кала, яшь гаиләләр килә, бала-чагалар күбәя. Шуңа күңел сөенә. Минем балалар авылда калды. Аларны аннан куып та җибәреп булмый. Югыйсә, икенче улым белгечлеге буенча юрист. Ул да авылга кайтты, гаилә корып авылда яши. Балаларым фермерлык эшчәнлеге белән кызыксыналар. Аллаһының рәхмәте, әкренләп-әкренләп үз вазифаларымны балаларга тапшырып барам. Мин хәзер киңәшче ролен генә башкарам инде. Авыл хуҗалыгында өлкән улым шөгыльләнә. Агач эшкәртү кече улым карамагында булды инде. Аларга киңәш биреп, юл күрсәтеп яшим», — ди фермер, куанып.

«Әби, ул борчак хәрам, мин ашамыйм»

Сәхиповлар гаиләсенең балалары да, оныклары да дини һәм бик тәрбияле. Яхшыны яманнан, хәрамны хәләлдән аера белә. Илшат абый сөйләгән вакыйга да шуны дәлилли.

«Бер вакыйга хакында әйтеп үтәсем килә. Үзебез без борчак чәчмибез. Шуңа күрше агрофирма басуыннан кузаклы борчак җыеп алып кайттым. Өстәлгә бушаттым да, хатынга оныкларга ашатырга куштым. Фәрхәд исемле оныгым кергән, ул вакытта ул 2 нче класста укый иде. Бу борчакны ачкан да: «Әби, бу борчакны бабай кайдан җыйган? — дип сораган. Әбисе басудан җыйганлыкны әйткән. «Ә ул басуның хуҗасыннан рөхсәт сорап җыйганмы?» — дип сорап куйган оныгым. — «Басуда булгач, улым, сорап тормагандыр инде», — дигән әбисе.

— Әби, ул борчак хәрам, мин моны ашамыйм дип, авызына капмыйча да чыгып киткән Фәрхәд. Менә бу безне, олы яшьтәге кешене, тәрбияли, балаларның ничек тәрбияле булуын күрсәтә. Алар инде гарәпчә укый-яза белә, Коръән ятлыйлар, намаз укыйлар.

Без үзебез дә авылга булдырган кадәр ярдәм итәргә тырышабыз. Мәдрәсәләр салып чыктык, мәчетебезне яңарттык, авыл мәктәпләрен ремонтлаттык, урамнарга сулар кертеп, мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтеп яшибез», — ди Илшат абый.

«Мин бу фермерлык династиясен дәвам итәчәкмен һәм балаларыма да калдырачакмын»

Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче Илшатның абыйның улы Илнур белән дә сөйләштек. Аның гаиләсендә дүрт кыз. Алар сөт һәм ашлык җитештерәләр, Илнурның хатыны малларны карый.

«Авырлыклар килсә, Аллаһы Тәгалә беркайчан да ярдәменнән ташламый. Аллаһка рәхмәт әйтеп, дога колып яшибез һәм ярдәмен сизәбез. Мәсәлән, яңгыр яумый икән, Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорап дога кылабыз, икенче көнне яңгыр ява. Дингә кешеләрне ияртү дә эшчәнлеккә ярдәм итә. Кеше начар сыйфатлардан арына. Урлашмый, аракы эчми, кешегә хас булган вазифаларын яхшырак башкара башлый», — дип сөйләде Илнур Сәхипов.

Ул авылның киләчәге яхшы буласын әйтеп узды. «Авыл яшәячәк, маллар күп булачак. Иншаллаһ! Мин бу фермерлык династиясен дәвам итәчәкмен һәм балаларыма да калдырачакмын. Безнең эшчәнлек үзебезгә генә түгел, халыкка да, җәмгыятькә дә файда китерсен иде», — дип ул сүзен тәмамлады.

Тукай районында яшәүче Хановлар гаиләсе турында

«Шәһәрдәге фатирларыбызны ташлап, авылга кайттык»

Ренат Ханов белән хатыны Гөлнур апа хәзерге көндә Тукай районы Калинино авылында яши һәм шунда эшли. Аларның икесенә дә 69 яшь. Гөлнур ханым сөйләгәнчә, аның иптәше Ренат 30 еллык стажы булган «иң өлкән генерал». Аларның өч кызы — Чулпан, Айгөл, Гөлнара — фермерлар. Шулай ук оныклары Артур да фермер. Ул авыл хуҗалыгы академиясен бетереп кайтканнан соң, Зәй районы Югары Пәнәче авылында инде 3-4 ел фермерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

«Россиядә 90 нчы елларда шундый дулкын китте, кооперативлар, фермерлык эшчәнлеге җәелде. Без, шәһәрдәге фатирларыбызны ташлап, авылга киттек. Балалар укып бетерделәр. Кызларымның берсе икътисадчы, берсе бухгалтер, берсе кеше табибы һәм ветеринар да. Без гаиләләребез белән фермерлар, безне санап бетерерлек түгел, санасаң гомер җитмәс», — дип сөйләде Гөлнур ханым.

Хановлар гаиләсенә эшне башлап җибәрү иң башта бик авыр булган, бөтен эшне үз куллары белән башкарганнар. Хәзер инде аларга җиңел, балалары, оныклары эшли. Гөлнур ханым сөйләгәнчә, бөтенесе дә эш рәтен белә, бүген кушсаң, шунда ук башкаралар, КамАЗына да, тракторына да утыралар. Ул ире белән балаларына дөрес юлны күрсәтеп, киңәш кенә бирә.

«Безнең эш процессы җайланган инде, авырлыклар бары тик ветеринария өлкәсендә генә килеп чыга. «Кош гриппы» дигән нәрсәләр чыкмасын иде. Шуннан башка авырлыклар юк», — дип аңлатты Гөлнур ханым.

«Бабай әйтте, значит закон, эшләргә кирәк!»

Ренат, Гөлнур Хановлар, аларның туганнары бәйрәмнәрне дә эшчеләр белән бергәләшеп уздыралар. Туган көннәрне бергә күңелле итеп җыелып уздыру инде алар өчен традициягә кергән. Быел 120 кешелек бик зур корпоратив уздырганнар.

Көн саен яңалыкка таба атлау юлларын эзлиләр. Авыл халкы да шушы гаиләгә карата яхшы мөнәсәбәттә. Хановларның төрле авылларда корпуслары эшләп килә. Яңа Мусабайда 10 корпус ачылырга тора, 5 се эшләп киткән инде, Митләндә 6 корпус, Калининда 6 корпус, Югары Пәнәчедә 3-4 корпус. Аларның һәрберсенә Ренат һәм Гөлнурның кызлары, кияүләре баш. Һәрберсенең үз эше бар, үзенә тапшырылган йөкләмә, һәрберсе үзләренең эшен белеп эшлиләр.

«Иң күңелле вакытлар өйдә, оныклар җыелгач була, без 19 кеше җыелабыз. Оныкларның биегәннәренә, җырлаганнарына сокланып карап утырабыз, күңелле, кызык вакытларны бергә искә алабыз. Шуларның берсен сөйлисем килә. Хәзер менә фермер булып эшли торган оныгыбыз Артур Мартемьянов өченче класста ук КамАЗ машинасын йөртә иде. Бер көнне бу өйләренә вазик машинасы белән кайтып китте. Моңа юлда бер фермер очраган һәм гаҗәпкә калган. «Бу машинада нишләп бер кеше дә юк, үзе бара микәнни, дип котым чыккан иде. Карасам, Артур — өченче класс баласы утыра икән», — дип сөйләде безгә ул. Ул бөтен җирдә сөйләп йөри торган истәлек булып калды.

Оныкларым барысы да шушы яшьтә йөри башладылар, барысы да комбайнда да эшләделәр, тракторда да җир сөрделәр, көн бетә дип тә, йокы килә дип тә тормадылар, клубка чыгабыз да димәделәр. Бабай әйтте, значит закон, эшләргә кирәк!

Менделеевск районында яшәүче Аглиевлар гаиләсе турында

«Иң кирәкмәгән вакытта техникасы ватыла, хәтта бармагы сына»

«Мин Менделеевск районы Камай авылыннан булам. Миңа 30 яшь. Әти һәм без өч ир туган фермерлар, шулай ук безнең туганыбз Рәмис абый да фермер», — дип башлап җибәрде сүзен Реналь Аглиев.

Аглиевлар гаиләсе 2004 елга кадәр авыл җирендә автосервис эшчәнлеге белән шөгыльләнгән. Хәзерге көндә авылда автосервис белән шөгыльләнү проблемалырак булганга, алар җир эшенә күчкәннәр. Реналь техникаларны ремонтлау эшен алып бара. Аның әтисе игенчелек белән шөгыльләнә, өлкән абыйсы — Динар терлекчелек, ә Илнар исемле кардәше сату-алу белән эш итә, җир эше белән дә шөгыльләнә. Аглиевлар гаиләсе бергә эшли, тик һәрберсенең вазифалары гына бүленгән.

«Җирләр инде безнең җитәрлек. 2 ярым мең гектар, маллар әлегә сава торганнары 40 кына баш, аларны 80 башка кадәр күтәрмәкче булабыз», — ди Реналь.

Эш барышында төрле вакытлар була ул. Реналь сөйләвенчә, иң кирәкмәгән вакытта техникасы ватыла, хәтта бармагы сына. Ләкин, бу аның кәефен бер дә төшерми, чөнки эшчеләр бергәләп, дәрт белән эшли. Шунысы бик күңелле була ди ул. Чәчүгә чыксалар, бергәләп тиз генә бетерәләр эшне, печән вакытында да бер-берсенә ярдәм күрсәтеп эшлиләр.

«Авыл җирендә барыбер эш авыррак»

«Авырлыкларга килсәк, безгә эшче табарга авыр. Болай нигездә, бары да үзеңнән тора. Булдырам дисәң, бөтен эшне дә булдырып була. Бергәләшеп, уйлашып, иң кулай вариант табып проблемаларны хәл итәбез. Шунысы әйбәт: фермер булгач, бер үзең генә түгел, без 5 кеше. Бергә җыелып эшлибез, бердәмлектә — көч! Өстәвенә без абыйлар, бик тату яшибез», — дип сөйләде фермер.

Аглиевларга карата авыл халкының мөнәсәбәте ике төрле. Кемдер алардан көнләшә, кемдер болар көне-төне эшлиләр дип, жәлләп тә җибәрә. «Безнең авыл халкын алай тату дип әйтеп булмый инде. Кырын караучылар күп инде алар. Ә болай безне хөрмәт итәләр, нәфрәт белән караучылар юк. Без дә авыл халкына булышып йөрибез. Авылда яшьләр аз, булганнары да бездә эшли.

Уртача хезмәт хакы 30-40 мең бара. Шәһәрдәге шикелле түлибез инде, ләкин авыл җирендә барыбер эш авыррак, ял көннәре юк дисәң дә була», — ди Реналь.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100