Башкортстанның Гафури районы Толпар авылында яшәүче фермер сыерын чалгач, аның карыныннан акча тулы янчык тапкан. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.
Фермер сыерын начар гадәте аркасында чалырга мәҗбүр булган – сыер чүплектә ашап йөрергә яраткан. Чалганнан соң, сыерның карыныннан якынча 30 кг чүп-чар алганнар, алар арасыннан саллы гына сумма булган акча янчыгы да килеп чыккан.
Янчыкта Дорофеев фамилиясенә документлар да булган. Ир-ат табылган акчаларны краннан ага торган суда юган һәм аларны законлы хуҗасына кире кайтарырга әзер, диелә хәбәрдә.