Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фермер эштән китәргә теләгән эшчесен җәзалап үтергән һәм аның гәүдәсен күмдергән

news_top_970_100

Түбән Новгород өлкәсендә суд фермер хуҗалыгы башлыгын хөкем итте, ул үз кул астындагылар белән рәхимсез рәвештә эш иткән һәм, бер эшчесен үтереп, аны күмеп куярга кушкан. Ир-ат кырыс режимлы колониягә 16 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Бу хакта төбәк прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Рен ТВ» сайты.

«2021 елның июлендә фермер хуҗалыгы башлыгы булган гаепләнүче һәм аның эш урыныннан китәргә теләвен белдергән бер хезмәткәре арасында конфликт килеп чыккан», – дип аңлаталар прокуратурада.

Хезмәткәренең эштән китәргә теләве фермерның ачуын чыгара – ярдәмчесе белән бергә, ул китеп баручы хезмәткәрне эләктереп ала һәм каты итеп кыйный башлый. Җинаятьчеләр корбанның кабыргаларын сындыра, көчле сугулардан, ир-атның бөерләре һәм үпкәләре өзелә. Ләкин җинаятьчеләр моның белән генә туктап калмый һәм ярым тере эшчене чын-чынлап җәзалыйлар. Аны атка бәйләп куялар һәм атны чабарга мәҗбүр итәләр – ат ир-атны берничә метр өстерәп бара.

Ир-ат бу җәзалауларга чыдый алмый, җан бирә. Фермер аның мәетен карьерда күмәргә куша. Туганнарына ир-ат, янәсе, «урманга китте һәм кайтмады» дип сөйли.

Җинаятьче «Бер төркем затлар тарафыннан аеруча рәхимсезлек белән кылынган үтерү» маддәсе буенча гаепле дип табылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100