news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фермер егет төнлә күлдә бозга катып калган гашыйк аккошлар парын үлемнән коткарган

news_top
Фермер егет төнлә күлдә бозга катып калган гашыйк аккошлар парын үлемнән коткарган
Фото: Бауыржан Жакупов видеосыннан скриншот

Казахстанда яшәүче гап-гади фермер Бауыржан Жакупов бер көндә бөтен илгә диярлек танылды. Ир-ат төнлә күлдә бозга катып калган аккошлар парын үлемнән коткарган. Социаль челтәрләрдә егетнең гамәленә сокланучылар да, кошларның тетрәндергеч мәхәббәт һәм тугрылык тарихына гаҗәпләнүчеләр дә бик күп. Бу хакта «Комсомольская правда» телеграм-каналында хәбәр ителә.

Бу хәл Торсыкбай күлендә булган. Ана кошның аяклары төнлә бозга катып калган. Ул оча алмаган. Ата аккош сөйгәнен ташламаган һәм аның белән бергә үләргә калган. Фермер егет иртән боз өстендә кошларны күреп алган һәм ярдәмгә ашыккан. Ул аларны боздан чыгарган һәм өенә алып кайтып киткән.

Егет кошларны ашаткан һәм җылыткан. Алар белән барысы да яхшы. Әмма Бауыржан ана кошны ветеринарга алып барырга җыена.

«Бозда озак яткач, аяклары бик каты туңган. Бер аягында озак басып тора алмый. Кошны дәваларга кирәк. Ата кошка Верный, ә ана кошка Любовь дип исем бирдем. Аларга приют эзләячәкмен. Анда яхшы шартлар булса, язга кадәр шунда торачаклар. Барысы өчен дә үзем түлим. Ләкин апрельдә аккошларны кире күлгә илтеп куячакмын. Алар иректә яшәргә тиеш», – дип сөйләгән егет.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар