news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фермер басуында җир убылып, тирән чокыр барлыкка килгән - видео

Бәхеткә, кешеләр зыян күрмәгән. Чокыр янына баруны коткаручылар чикләп куйганнар.

news_top
Фермер басуында җир убылып, тирән чокыр барлыкка килгән - видео
Түбән Новгород өлкәсендә кырда 50 метр тирәнлектәге чокыр барлыкка килгән. Бу турыда Вести каналы күрсәтте.

Шатковский районында фермер басуында карст катламы убылып, тирән чокыр барлыкка килгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән. Бу турыда төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткән. Коткаручылар ачыклаганча, 50 метр тирәнлектәге чокырның диаметры 31,8 метр тәшкил итә.

Видеода гаҗәеп кадрлар сурәтләнгән:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар