Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фермер Айрат Ялалетдинов: «Күпләп виноград үстерә алачагыма беркем ышанмады»

Шәһәр тормышын авыл мәшәкатьләренә алыштырырга әзер булучыларны көн дә очратып булмый. Шулай да, алар бар. Айрат Ялалетдинов - шундыйларның берсе. Бүген ул Кама Тамагы районында виноград үстерү белән шөгыльләнә.

news_top_970_100
Фермер Айрат Ялалетдинов: «Күпләп виноград үстерә алачагыма беркем ышанмады»

Айрат Ялалетдинов тумышы белән Чувашстан республикасыннан. Ульянда, Казанда яшәп ала ул. Виноград үстерү өчен Айрат гаиләсе белән Кама Тамагы районына күченеп кайта.

«Элегрәк авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү хыялы, теләге булгалый иде, тик алар кишер һәм бәрәңгедән узмады. Виноград дип уйлап та карамый идем башта. Аннан соң үзеннән үзе шулай килеп чыкты. Җир сатыла дигән белдерү күрдем дә Ульян шәһәрендәге танышларымның виноград утыртканы исемә төште», — дип сүз башлады Айрат.

Шуннан соң бу сорауны җентекләп өйрәнү өчен Айрат Ульян өлкәсендәге танышларына шалтырата, эшләре белән кызыксына, виноград турында сораштыра. Күрешеп сөйләшкәннән соң үзе дә шул уйлар белән янып яши башлый. 2015 елның көзендә була бу хәлләр.

«2016 елның кышында җир эзли башладым. Шулай итеп, Кама Тамагына килеп чыктым. Яз көне беренче куакларны утырттык. Беренче елны якынча 650 төп булды. 2018 елда беренче уңыш җыеп алу бәхетенә ирештек. Үткән җәйдә виноград күбрәк иде инде. Быел нәрсә буласын әле төгәл генә әйтүе кыен.

Булганын үстереп кенә калмыйбыз, параллель рәвештә яңа куаклар да утыртабыз. Хәзер минем плантацияләремдә якынча 80гә якын сорт исәпләнә. «Преображение», «Арго», «Забава», «Киш-миш», «Ксения», «Эфиоп», «Байканур», «Галла», «Руслан» кебек сортлар бар миндә», — ди ул.

Яшь фермерның сөйләүләренә караганда, әлегә бу эш табыш китерми. «Виноградлык өлкәсендә иң кыены — акча эшләүгә барып җитү, чөнки бу „озын акча“ юлы. Әлегә зур чыгымнар һәм көч таләп итә. Тиз арада гына табыш алып булмый, көтәргә кирәк. Үткән елда уңыш сатканда табышка якыная башладым дияргә дә була. Бу бары виноград сатканда гына булды. Чын табыш алу өчен бер куактан ким дигәндә 15 кг виноград җыярга кирәк. Без әле бу саннардан ерак торабыз. Эшлисе дә эшлисе әле…» — диде азмы-күпме тәҗрибә җыйган фермер.

Уңыш кырдан ук сатыла

Виноград өлгергәч, уңышны кырдан ук сатып җибәрәләр икән. Килгән кешеләр җимешне татып карап, үзенә ошаганын сайлап ала. Шунда ук куактан кисеп алып та бирәләр.

Җыелган уңышны сатуда аңа «сарафан радиосы» ярдәмгә килә. Кешеләр әкренләп ишетеп беләләр, киләләр. Апас, Буадан да килеп алып китүчеләр бар икән. Шулай итеп, уңышның төп өлеше кырдан ук сатылып бара. Узган җәйдә виноградны Казанга Колхоз базарына барып саталар һәм Кама Тамагындагы район кибетләренә дә тараталар.

«Без базарга бары өч атна, ял көннәрендә генә бардык. Башта кешеләр ышанмый иделәр, күбесе шаккатты. Инстаграм челтәрен ачып, фотолар күрсәтеп исбатларга да туры килгәләде. Кабып карарга, авыз итәргә генә алучылар кабат шалтыратып, соңыннан 10ар кг виноградка заказ бирәләр иде. Тагын кайчан киләсез, дип сораучылар да булды», — дип искә алды мул уңышлы җәй аен виноградчы.

«Кама винограднигы» плантацияләрендә иртә өлгерә торган, тәмле сортлы виноград үсә. Иң соң дигәне безнең регион өчен 125-130 көн. Якынча август урталарына — 90-95 көндә пешеп җитә торган сортлары да бар. Виноград уңышын октябрьгә кадәр калдырмыйча, сентябрьдә җыю яхшы. Гадәттә, көзнең икенче аенда һава торышы бозыла, төннәр салкыная — җимешләр туңып шартларга мөмкин, тәме бозыла.

Әлегә эксперимент өчен генә булса да, берничә төр шәраб ясый торган виноград та үстерә Айрат Ялалетдинов. Ул инде берничә сорттан үзе шәраб та ясап карап өлгергән, алга таба бу өлкәне дә үстерергә планнары бар.

Финанс ягыннан кала, авыл хуҗалыгы өчен иң кыен моментларның берсе — ул һава торышы. Мәсәлән, былтыргы җәйдә көн саен яңгырлар яву сәбәпле, җимешләрнең күбесе шартлаган.

«Табигать шартларына, һава торышына бик бәйле шул без. Җылы яктагылар да шулай ук инде. Тик аларның бер куанычы бар: елына ике тапкыр уңыш җыеп ала алалар. Бездә, кызганыч, җәй кыска. Шуңа үзеңә әзрәк «страховка» булдырырга кирәк. Мәсәлән, теплица. Быел шуны эшләргә дигән ниятләрем бар әле. Ачык һавада да, ябык җирдә дә үстереп карыйсым килә.

Кышыннан да курыкмыйм: виноград куакларын туфрак белән каплыйбыз, салам белән ышыклыйбыз. Артык җылы булып, парланып ятса да начар. Төрле-төрле җылыткыч материаллар, тукыма белән дә эшләп карыйбыз. Быел кайберләрен томаламыйча да калдырдым, салкынга чыдамлы сорт ул. Әлегә шулай экспериментлар аша дөрес юлны эзлибез», — дип виноградны кышлату мәсьәләсенә ачыклык кертте Айрат.

«Виноград үстерү белән генә чикләнмәдем»

Белеме буенча Айрат Ялалетдинов юрист, бу эшкә җан таләбе буенча кереп киткән. Үз эшен ул «Башлаучы фермер» дигән гранд — 1,5 миллион сум отып башлап җибәрә. Былтыр Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та килә аның виноград плантацияләренә.

«Эшемне башлаганда мине берәү дә җитди кабул итмәде. Виноград үстерәчәкмен дигәч, елмаеп кына карыйлар иде. Дәүләт ярдәмен алыр өчен дә ике елга якын йөрдем. Бу өлкәнең дә перспективалы була алуын кат-кат исбатларга туры килде.Туганнарым, якыннарым пессимистик рухта иделәр. Уңыш җыеп алып, беренче җимешләрне күргәнче берәү дә ышанмады миңа. Булачак хатыным гына минем яклы иде.

Безнең Татарстанда виноградка бәйле программалар, тәҗрибәләр юк әлегә. Үземне бердәнбер виноградчы дип кычкырып ук мактанып әйтә алмасам да, башкалар турында да ишеткәнем юк. Бәлки, кайдадыр бардыр да. Бик кызык бит ул виноград үстерү, кыен булса да, мин бу өлкәдә перспективалар күрәм, конкуренция дә юк», — ди Айрат эшли башлаган елларын искә алып.

Беренче ике елда алар үз көчләре, гаилә белән генә эшли. Хәзер инде берничә кеше булганнар. Җәйгә таба эш арта, шуңа Айрат тагын эшчеләр ялларга да уйлый.

Виноградчы башта үсентеләрен алган, бу өлкәдә инде тәҗрибәләре булган танышларына еш мөрәҗәгать итә. Аларның киңәшләрен тыңлап эш итә.

«Хәзер инде үзем дә маташам. Мәгълүмат кирәк булганда интернеттан карарга була. Төп кагыйдәләрен өйрәнеп беттем бугай. Дөрес, беренче елларны кыенрак булды — тәҗрибәм дә юк, эшчеләр дә. Хәзер инде күп нәрсәгә үземнең карашым бар бу өлкәдә. Аңлау барлыкка килде. Куакларның да кайсыларын үстерергә, кайсын кисеп атарга икәнен беләм.

Белмим, дөрес эшләгәнмендерме, юкмы, мин бит укып тормадым. Кешеләр чит илләргә барып, виноград плантацияләрен күреп, өйрәнеп кайта. Ә мин шундук эшкә алындым, көтәсем килмәде. Шулай эшли-эшли өйрәндем инде. Кәгазьдә язып исәпләгәннән күпкә катлаулырак булып чыкты, дөресен әйткәндә. Анда бит җайлы исәплисең, тапкырлыйсың, чыгымнарын аласың да, үзеңә дә кала, дип хыялланасың. Үсентеләрне утыртып, үсә башлагач кына бу эшкә башкача карый башладым», — дип сөйләде фермер.

Айрат виноград белән тукталып калмыйча, бөрлегән һәм бакча җиләген дә утырта. Барлык үсентеләрне күрше регионнан алып кайта. Хәзер үзләре дә виноград үсентеләре үстереп саталар.

«Бөрлегәннең узган ел беренче уңышын җыйдык. Быел инде күбәйтергә исәп. Җимеше бик тәмле — премиум класс булып санала. Рәхәтләнеп күбрәк утыртыр идем, җыюы җайсызрак: кеше дә, вакыт та күбрәк кирәк. Сак кына савытка җыеп салырга кирәк, бик назлы җимеш ул. Бөрлегәнне дә, бакча җиләген дә чират торып алалар. Елдан-ел кеше күбрәк килә», — ди Айрат.

Виноград әле йоклый икән. Ул көн дәвамында уртача температура якынча 10 градус җылы булганда гына уяна башлый, шуңа бүгенге һава торышы да виноградка әлегә берничек тә тәэсир итә алмый. Шулай булса да, бүген виноград плантацияләрендә язгы эшләрнең башланган чагы. Фермер яңа сезонга, киләчәккә зур өметләр баглый. Эш агачының мул уңыш китерәчәгенә ышанып, җиң сызганып эшли ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100