Иваново өлкәсендә 2нче сыйныфта укучы малай трактор астында калып һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ яза.
8 яшьлек малай эшләп тора торган трактор астына үзе кергән.
«Фаҗига 17 декабрьдә иртән Каменка бистәсендә була. 2нче сыйныфта укучы малай ферма янында йөри, шунда ул эшләп трактор астына кереп китә. Малай тракторның әйләнеп тора торган валына чорналып һәлак була», – дигән телеканал чыганагы.
Эшләп торган тракторны баланың бабасы калдырып киткән булган.
Җинаять эше ачылган, тикшерү бара.