Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фердинант Фәтхи шаярта: район мәдәният идарәсе җитәкчесе булу өчен нәрсә бирергә кирәк?

news_top_970_100
Фердинант Фәтхи шаярта: район мәдәният идарәсе җитәкчесе булу өчен нәрсә бирергә кирәк?
Рамил Гали

Казан филармониясенең «Австралиягә – сабантуйга» концерт тамашасында җырчы Фердинант Фәтхи мәдәният бүлеге җитәкчесе ролен башкара. Ул «клуб директоры» Ләйсән Мәхмүтовага үзен ничек итеп мәдәнияткә җитәкче итеп куюларын сөйли:

- Главага сарыгымны суеп илтүем булды шашлыкка, ул мине мәдәнияткә китерүе булды! Глава әйтә: «Син сарык фермасында эшләп, сарыклар белән эшләү тәҗрибәсе зур, бәлки мәдәнияттә дә булдырырсың», - ди. Алай дигәндә дә, сарык белән эшләгән кеше мин. Урамнан кергән түгел!

- Бигрәк шатлыклы хәбәр икән, - ди Ләйсән Мәхмүтова. – Бездә сарыклар булмаса да, бәрәннәр муеннан. Димәк, главаның соңгы сарыгын суеп ашагансыз?

- Кешегә әйтә күрмә, сүз чыкмасын! – ди Фердинант Фәтхи.

Шунда сәхнәгә шофер ролен уйнаган Рөстәм Асаев һәм бухгалтер ролен уйнаган Гөлшат Имамиева чыга. Клуб директоры кушуы буенча килгән җитәкче кунакка аш пешергән бухгалтер зарлана башлый:

- Әле мин җырлый да беләм! Көне дә, төне дә юк. Әле отчеты, әле ревизиясе, әле килгән сарыкларына шулпа пешерәсе. Эштә миллионнар саныйм, өйгә кайтып кошелок ачсаң – тиеннәр! Утырам да елыйм. Аннары җырлыйм. Менә шулай елый-елый, җырлый-җырлый бөтен дөнья артист булып бетә бит инде.  Сәхнәгә бит аңа барыбер – шофермы син, вахтермы син – барысы да иҗади шәхесләр.

Гөлшат Имамиева «Таң атканда тәрәз ачтым» җырын башкара.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100