Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлаховның зур куанычы бар.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов музыка сәнгатенә үсешенә керткән өлеше һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен артистны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләү турында карар имзалаган. Бу хакта җырчының якын дусты, Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи социаль челтәрләрдә яза.
«Әйдәгез дуслар, сез дә котлауларга кушылыгыз әле. Фердинандның иҗатын яратучылар күп бит безнең арада», – дип яза ул.
«Иситкеч талант иясе! Котлыйм», «Орден кирәк кешесен тапкан! Күптән лаек, котлыйбыз», «Татарстанның чын легендасы», «Тыңлап туймаслык зур шәхес», «Бик хөрмәт итәм Фердинандны. Бу котлауга лаеклы шәхес», «Күптән кирәк иде инде, 70 яшен көтәселәре дә калмаган. Бик тә лаек бу бүләккә яраткан җырчыбыз. Алга таба да яңа җырлары булып торсын, ә безгә куанып тыңларга язсын», – дип, матур сүзләрен ирештергәннәр Фердинанд Сәлаховка Гөлназ Шәйхинең «интернет дуслары» да.