news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фердинанд Сәлахов Россиянең атказанган артисты исеменә лаек булды

news_top
Фердинанд Сәлахов Россиянең атказанган артисты исеменә лаек булды
Фото: "Татар-информ" архивы

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның халык артисты, җырчы Фердинанд Сәлаховка Россиянең атказанган артисты исемен бирү турындагы боерыкка кул куйган. Бу хакта үзенең сәхифәсендә Фердинанд Сәлаховның якын дусты, журналист Гөлназ Шәйхи хәбәр итә.

«Шатлыклы яңалык! Фердинанд Сәлахов Россиянең атказанган артисты булды. Легендар җырчыны лаеклы исем алуы белән котлыйк әле, дуслар!» – дип яза ул үзенең сәхифәсендә.

Фердинанд Сәлахов Апас районы Чури Бураш авылында туган. 1986 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Иҗат юлы дәвамында ТАССР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә хезмәт куйган.

Фердинанд Сәлаховның концерт репертуары бик зур. Репертуарындагы 500дән артык җырның күпчелеген халык җырлары тәшкил итә, классик композиторларыбыз әсәрләре дә зур урын били. Ул «Эскадрон», «Камәр»,«Бөдрә тал», «Җанкай-җанаш», «Сандугач», «Порт-Артур», «Таш тугай», «Кара юрга», «Аһ, Ырымбыр кала», «Ялгыз каен», «Сагынам дуслар илкәйне» һәм башка халык җәүһәрләрен бүгенге көн тамашачысына җиткерә. Ул татар, рус композиторларының бик күп әсәрләрен профессиональ югарылыкта башкара, төрле эчтәлектәге концерт програмаларын тәкъдим итә.

Аның башкаруында 300 җыр татар җыр сәнгатенең «алтын фонды»на кертелгән.

Быел легендар җырчы үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар