news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фердинанд Сәлахов “Син кемнең сандугачы?” җырын башкара

Фердинанд Сәлахов “Син кемнең сандугачы?” җырын башкара.

news_top
Фердинанд Сәлахов “Син кемнең сандугачы?” җырын башкара

"Син кемнең сандугачы?"
Гөлшат Зәйнашева сүзләре
Альберт Шакиров көе

Бу дөньяда чибәрләр күп,
Сөйкемлеләр аз, диләр.
Син чибәр дә, сөйкемле дә,
Кемгә насыйп яр икән?!.

Карыймын сиңа туйганчы,
Карыйм күңлем булганчы.
Әйтче, иркәм, ярың бармы,
Син кемнең сандугачы?..

Кемне сагнып моңаясың,
Кемне сагнып көтәсең?..
Мәхәббәтеңнең йолдызын
Кемгә вәгъдә итәсең?..

Каләмнәр белән сызылган
Кашларыңның кыйгачы.
Әйтче, иркәм, ярың бармы,
Син кемнең сандугачы?..

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар