Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фердинанд Фәтхинең «соңгы» концерты: «Миңа ошаган, матур кеше чыкса, бүген үк өйләнәм...»

63 яшендә булса да, йөрәгендә мәхәббәт хисе әле дә сүнмәгән, дәртле күңелле, күтәренке кәефле шәхес – Фердинанд Фәтхинең «соңгы» дип аталган концертын карап кайттык. Нишләп бу концертны «соңгы» дип атаган? Хәзерге татар эстрада артистларына мөнәсәбәте нинди? Бу хакта – «Интертат» репортажында.

news_top_970_100
Фердинанд Фәтхинең «соңгы» концерты: «Миңа ошаган, матур кеше чыкса, бүген үк өйләнәм...»
Фердинанд Фәтхи

30 ноябрь көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә Татарстанның халык артисты, Казан шәһәр филармониясе артисты Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты узды. Концерт «соңгы концерт» буларак анонсланган иде. Нигә икән?

«Чулпан» мәдәният йортына килеп керүгә, урта буын абый-апайлар күплегенә игътибар иттем, ак яулыклы әбиләр һәм бабайларга күзем төште. Фердинанд Фәтхинең иҗатташ дуслары, якташлары да биредә иде. Кулларында чәчәк бәйләмнәре, пакет-сумкалар. Концерт башлануга 5-10 минут кала халык залга керә башлады. Кешенең күплеген шунда сиздем.

Афишада күргәнебезчә, концерт программасында Фердинанд абыйның иҗатташ дуслары Сиринә Зәйнетдинова, Фәридә – Алсу, Резидә Шәрәфиева, Ринат Вәлиев, Гөлшат Имамиева, Ләйсән Мәхмүтова һ.б. чыгыш ясарга тиеш. Ни булыр концерт барышында?

«Мин халык җырлары белән халкыбызга танылдым.»

Концерт тере музыка, татар халык җыры «Ашхабад» белән башланып китте. «Нигә татар халык җыры белән башлады икән?» дигән сорау туды инде.

Җырлап бетергәч, соравыма җавап таптым:

– Бүген үземнең концертымны халык җырлары белән башлап җибәрдем. Ни өчен, дисәгез, мин шушы халык җырлары белән халкыбызга танылдым. Халык җырлары миңа этәргеч, яшәвемә көч бирде, тормышны аңлатты. Шуңа күрә халык җырлары йөрәгемә якын! – диде ул.

Дөрестән дә, концертта утырулары да рәхәт иде. Әле халык җырлары кешегә кирәк, ул җырлар җырлансын, сүнмәсен-сүрелмәсен генә...

Концерт ике өлештән торды. Беренче өлеш күбрәк котлау, мактаулы бүләкләр тапшыруга бай булды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы да биредә. Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен – медален һәм күренекле шәхесләргә тапшырыла торган кул сәгатен тапшырды.

Казан бию ансамбленә гашыйк булдым. Ул биюләре шундый матур, барысы бертигез, төз итеп ясыйлар. Оста биючеләр җыелган. Шәп!

Концертны дәвам итеп, Татарстанның атказанган артистлары Гөлшат Имамиева белән Сиринә Зәйнетдинова бер-бер артлы чыгыш ясадылар. Сиринә Зәйнетдинова Хәния Фәрхи репертуарындагы «Саумы, бәхет» җырын искиткеч башкарды.

Алып баручылар да бик матур алып барды.

Фердинанд Фәтхине котларга сәхнәгә Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе вәкиле Ләйсән Гаптелхан кызы Низамова күтәрелде.

– Бетте! Калтырама! – дип сүз башлады Татарстанның халык артисты, «Казан» бию ансамбленың һәм Казан шәһәр филармониясенең  сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова. Күрәсең, Фердинанд абый дулкынлангандыр, әмма без моны сизмәдек.

Тамашачы сине рәхәтләнеп кабул итте. Фердинанд абый безнең филармониянең абыйсы да, апайсы да, дустыбыз да! Юмор осталыгын белсәгез никадәр! Килеп керүгә безне көлдерә ул. Син – бәхетле кеше! Син – бәхетле артист! Безнең халкыбызны һәрвакыт яраттырып кайта чит төбәктә! – диде ул.

«Син үзең миңа дару» җырын җырлаганда, чәчәк тоткан тамашачылар сәхнәгә чыга башлады. Фердинанд Фәтхи чәчәкләрне алмады – җырын җырлап бетерде. Бер апаны жәлләп тә куйдым, янына ничә барды чәчәк бирергә, Фердинанд абый алмый, теге апа оялгандыр инде. Нишләтәсең – җырын җырлап бетерәсе килгәндер.

15 минут тәнәфес булган арада, мин үземнең янда утырган апаны сорауларга күмдем.

Сезгә Фердинанд Фәтхинең иҗаты нәрсә белән ошый?

Фердинанд Фәтхи – ул халкыбызның бөек җырчысы. Бик яратам аның иҗатын. Талантлы артист.

Концертта нинди хис-кичерешләр алдыгыз?

Бу матур концерт озак күңелләрдә сакланыр, дип уйлыйм. Мин аңа бары саулык, сәламәтлек телим. Ә бәлки, тормышында бер яхшы кешене очратуын да телим.

Яшь чагыгызда аның җырларын тыңларга ярата идегезме?

Бик яратып тыңлый идем.

Нинди җырын?

«Өммегөлсем» җырын яратып тыңлый идем, бик күп еллар җырлый бит ул җырны.

Залда блогер Эльмира Камалиеваны да күреп алдым. Тизрәк барырга ашыктым – кем була икән блогер Фердинанд абыйга?

Фердинанд абый белән без якташлар, ул Ашыт авылыннан, мин – Ташкичүдән. Аның авылы безнең авылга терәлеп тора. Фердинанд Фәтхинең иҗатына гашыйкбыз. Татар мохите, татар җырларына гашыйк булганга күрә концертларга йөрергә тырышабыз.

Сезгә концерт ошыймы?

Концерт бик ошый. Монда бөтенесе дә – аны яратып җыелган тамашачылар дип уйлыйм. Һәрбер җырын, һәрбер сүзен яратып көтеп алабыз.


Фердинанд Фәтхи туган авылын, туган ягын, әнисен үлеп ярата, шул хакта даими әйтеп килә. Концертының икенче өлеше әнисенә багышланган иде. «Әни бәгърем» җырының сүзләрен Гөлнур Айзат, көен Ринат Вәлиев язган. Әнисенә багышлап, җыр яздырган. Татарстанның атказанган артисты, танылган баянчы Ринат Вәлиев белән баянга җырлады шул җырны. Фердинанд абыйның әнисе гүр иясе инде. Залда утыручы апаларның күзләреннән яшьләр тәгәрәде. Залны елатты җырчы.

Резедә Шәрәфиева, Ринат Вәлиев, Рафаэль Якуповлар чыгыш ясады. Ләкин Фәридә – Алсу дуэты, Ләйсән Мәхмүтова никтер күренмәделәр. Бик көткән идем аларны.

«Сагындым авылымны», «Саубуллашу» җыры белән концерт ахырына да якынлашты. Сәхнәгә концертның режиссеры Раил Рамазанов, «Казан нуры» оркестры, «Казан» бию ансамбле чыкты.

Концерттан соң Фердинанд Фәтхи белән сөйләшеп алдым.

Нишләп бу концертыгызны «Соңгы концерт» дип атадыгыз?

«Соңгы концерт» ук дип әйтмәдем инде. Иҗат кичәсе, юбилей концерты буларак соңгы, ә болай, концертларым алга таба дәвам итәчәк, Алла бирсә.

Татар артистларына нинди сыйфатлар җитми дип уйлыйсыз?

Татар артистлары һәрберсе үзенчә матур чыгарга тырыша. Ләкин минем әйтәсем килә – безнең татар халкы милләтен, миллилекне, гореф-гадәтләрен, милли киемнәребезне югалтмаска тиеш. Ярым ачык күлмәкләр киеп, күкрәкләрен күрсәтеп киенү – матур әйбер түгел. Кыргызстанда, Казахстанда алай күкрәк күрсәтеп йөрү юк. Алар үзләренең динен, гореф-гадәтләрен саклыйлар.

Сез – соң гына өйләнеп, 1 ел гына гаилә тормышы белән яшәгән кеше. Татар сәхнәсендә өйләнмәгән ир-егетләр һәм кияүгә чыкмаган кызлар шактый. Менә аларга нәрсә киңәш итәр идегез?

Мин аларга бернәрсә дә киңәш итә алмыйм. Мин үзем дә өйләнмәгән кеше. Аларның юлларына кайчан күңелләренә ошаган, матур кеше очрый – алар каршы килмәс. Мин үзем дә шундыйларны эзлим. Миңа ошаган, матур кеше чыкса, мин бүген үк өйләнәм, баласы булса да бернәрсә әйтмим.

Яшь чагында сезнең артыгыздан кызлар күп чаптымы? Араларында «миңа өйлән» дип әйтүчеләр булмадымы?

Булды, андыйлар күп чапканга күрә, үзем ялгыз калдым...

Яраткан кызыгызга җыр иҗат иткәнегез булмадымы?

Яраткан кызга җыр башкармадым. Без су буйларында матур итеп кошлар сайравын тыңлый идек. Мин үзем җырлый идем, ул тыңлый иде.

Су буйларында, дигәннән, Сез авылыгыз турында еш телгә аласыз. Күп авыллар юкка чыгу куркынычы алдында, ә менә сезнең авыл нинди хәлдә? Яшьләр бармы?

Авылыбызның хәлләре бик әйбәт. Яшьләр дә бар. Барысы да бар авылыбызда.

Минем сорауларым бик күп иде. Фердинанд абый бик ашыкты. Кайбер сорауларыма җавап ала алмыйча калдым. Киләчәктә очрашулар булыр, дип өметләнәм.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100