Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фердинанд Фәтхи: "Пенсиягә чыккач, өйләнергә уйлыйм"

Минем әлегә сәхнәдән китәсем килми. Тормыш юлымда мине аңлый торган, тәртипле мөселман хатыны очраса, мин бүген үк өйләнергә әзер. Баласы булса да, каршы килмим, чөнки балаларны бик яратам, - дип сөйләде Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи Интертатка. Җырчыга бүген 59 яшь тулды.

news_top_970_100
Фердинанд Фәтхи: "Пенсиягә чыккач, өйләнергә уйлыйм"

- Пенсия яшен арттыру турындагы закон үз көченә керсә, киләсе елга 60 яшен тутыручыларга тагын 1 ел өстәмә эшләргә туры киләчәк. Фердинанд әфәнде, сез Казан шәһәр филармониясендә тагын бер ел эшләргә әзерме, әллә инде бар да искечә калыр дип өметләнәсезме?

- Пенсия яшен арттырсалар да, арттырмасалар да, бик теләп эшләр идем. Минем әлегә сәхнәдән китәсем килми. Чөнки Россиянең төрле шәһәрләрендә, Татарстаныбызда һәм ерак чит илләрдә җырларымны яратып, үземне сагынып көтеп торучы тамашачым бар. Гомер буе сәхнәдә эшләгәч, аны ташлап китү авыр шул...

- Әлеге закон кабул ителсә, сезгә файдага гына була алайса?

- Эштән китәсем килмәсә дә, бу закон белән килешмим. Пенсия яшен арттыру кирәкмәс иде, дип уйлый. Безнең халыкның болай да сәламәтлеге юк, гомере дә озын түгел. Карт кеше авыру була, авыру кешенең мәҗбүри эшләвеннән бер файда да юк. 55-60 яшькә кадәр эшләп, матур итеп лаеклы ялга чыгып, тынычлап пенсиясен алып яшәвен дәвам итсә, күпкә дөресрәк булыр иде.

- Пенсия яшегез җиткәч эштән китәчәксезме, әллә инде хезмәт хакына өстәп пенсия дә алып баергамы исәп?

- Минем башка планнар әле, пенсиягә чыккач, өйләнергә уйлыйм (көлә). Яшьләр эшкә тилмергән заманда урын биләп утыраммы соң? Пенсиягә чыккан көнне үк үзем гариза язып эштән китәчәкчен. Татар эстрадасында меңгә якын җырчы бар. Шуларның берсен булса да эшле итеп, сөендерә алсам, мин бик бәхетле булачакмын. Сәхнә матурлыкны ярата, матурлык ул бер вакыт кына. Шуңа күрә вакытында китә белергә кирәк.

- Ни өчен яшьрәк вакытта өйләнәсе итмәдегез?

- Яшь вакытта бер өйләнгән идем. Тик тормышыбыз барып чыкмады. Аңлашып яшәмәдек, аерылыштык. Артист тормышын үзегез беләсез. Сәнгать академиясендә укыган вакытта яратып йөргән кызым бар иде дә, кавыша алмадык, күңелдә калды. Хатыным белән аерылышканнан соң, тагын бер ханым белән таныштым. Аралашып йөрдек, әнием хастаханәдә яткан вакытта туган апама алмашка килеп, әнине дә карашты, рәхмәт. Яшь барган саен үткәннәр турында, гаилә турында еш уйланасың икән ул. Тормыш юлымда мине аңлый торган, тәртипле мөселман хатыны очраса, мин бүген үк өйләнергә әзер. Баласы булса да каршы килмим, чөнки балаларны бик яратам. 

Мин бөтен гомеремне иҗатка багышладым. Кайчан да булса картлык килер дип уйлый белмәгәнмен, күрәсең. Вакытында уйларга, гаилә корырга кирәк икән, соң аңладым...

Без Фердинанд әфәндене туган көне белән котлыйбыз! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100