Казан шәһәр филармониясе коллективы Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхинең авыр кайгысын уртаклаша. Бүген аның әнисе, Фәттерахманова Саяра Гыйбадулла кызы вафат булды. Саяра апа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Арча районының мактаулы гражданины, тыл ветераны иде.
Фердинанд әфәнде, нык булыгыз, шушы авыр көннәрне кичерергә күркәм сабырлыклар телибез.
«Әнием белән мәңгегә аерылыштык. Авыр туфракларың җиңел булсын, урының җәннәт түрләрендә булсын, җаным, хуш бәхил бул!!!» — ди җырчы.