Фен белән киптерү зыянлы, зумерлар пеләшләнә: дерматолог чәчләргә бәйле мифларны аңлатты
Чәчләргә бәйле уйдырмалар бик күп һәм алар буыннан-буынга күчеп килә. Аларның иң киң таралганнары турында Татарстанның Республика клиник тире-венерология диспансерының №1 поликлиника бүлеге мөдире Энҗе Исмәгыйлева сөйләде.
Фен белән киптерергәме әллә юеш чәч белән йөрергәме?
Чәч һәм прическа – тышкы кыяфәтебездәге иң мөһим детальләрнең берсе, кешене очраткач гадәттә беренче булып шуңа игътибар итәбез. Чәчнең куелыгы, ялтырап торуы һәм төсе үзбәягә дә тәэсир итә. Чәчләргә һәм аларны тәрбияләүгә бәйле уйдырмаларның күп булуы да гаҗәп түгел. Аларның кайсыларының ялгышлык һәм кайсыларының дөрес булуы турында Татарстанның Республика клиник тире-венерология диспансерының №1 поликлиника бүлеге мөдире Энҗе Исмәгыйлева сөйләде.
Энҗе Исмәгыйлева
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
1 уйдырма: Чәчне еш юсаң, тизрәк пычрана
«Чәч юу ешлыгына карата бернинди кагыйдәләр дә юк. Барысы да баш тиресенең чәчле өлешенең нинди хәлдә булуына, индивидуаль үзенчәлекләргә бәйле. Баш тиресе таләп итсә, кавык булса, көн саен да юарга була. Баш тиресе сизгер булса, атнасына бер юу да җитә», – диде табиб.
Баш тиресе еш юуга ияләнми, диде табиб. Чәчне иртән юып, кичә инде пычрак булса, бу – матдәләр алмашында өзеклекләр һәм ашказаны-эчәклек тракты авырулары юкмы дип уйланырга сәбәп.
2 уйдырма: Башны кайнар су белән юарга кирәк.
Бу ялгышлык, чөнки кайнар су зыян салырга мөмкин – ул тирегә агрессив тәэсир итә.
«Оптималь температура – үзебезнең тән температурасы кебек, яки аннан бик аз гына җылырак. Чәчне салкынча су белән чайкатырга була – бу чәч кутикуласы өчен файдалы», – дип аңлатты дерматовенеролог.
3 уйдырма: Фен белән киптерү зарарлы.
«Фен белән киптерергәме әллә юеш чәч белән йөрергәме? Белгеч буларак, мин фен сайлыйм. Су тәэсирендә чәчләр көпшәләнә, авырая. Җитмәсә юеш чәч белән йокларга да ятсаң, алар ярыла, корый башлый. Соңыннан бер кочак проблема көтә», – диде Энҗе Исмәгыйлева.
Әмма фенны да дөрес кулланырга кирәк. Һава агымы пешерергә тиеш түгел, баш тиресен зарарламас өчен фенны 15-20 см ераклыкта тотарга кирәк. Табиб баш тиресен сөлге белән дә артык ышкырга киңәш итми.
Чәчләрне даими буяп торсаң, алар «үлми»
4 уйдырма: Шампуньне өч саен алыштырырга кирәк, юкса баш аңа ияләнә
«Шампунь үз эшен яхшы башкара икән, аны алмаштырырга кирәкми. Туры килгән шампунь белән гел кулланырга була. Әгәр шампуньнән кавык чыкса, баш тиресе кычытса, бу сезон үзенчәлеге булырга мөмкин. Бәлки иммунитетыгыз төшкәндер һәм тире шул рәвешле шампуньгә реакция биргәндер», – диде доктор.
Табиб сыйфатлы шампуньнәр алырга киңәш итә. Аларны билгеле җитештерүчеләрдән, рәсми кибетләрдән алырга кирәк. Шампунь сайлар алдыннан дерматолог белән дә киңәшергә була.
5 уйдырма: Бер шампунь гына җитми, чәчне тәрбияләү өчен күп нәрсә кирәк
Энҗе Исмәгыйлева чәч өчен чараларны мәҗбүри, мәҗбүри булмаган, тик куллану өчен яраклы булган һәм бөтенләй кулланмасаң да ярый торганнарга бүлеп аңлатты.
«Шампуньсыз берничек тә булмый. Озын чәчле кешеләргә кондиционер кирәк. Мәҗбүри булмаганнарга чәч өчен маскаларны кертәм. Әгәр чәчләрегезне фен белән еш киптерәсез икән, кайнардан саклый торган спрей (термозащитный спрей) сиптерергә була. Файдасыз һәм кирәксез чаралар исемлегенә сывороткаларны кертер идем», – диде медик.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
6 уйдырма: Чәч ясау чараларыннан чәч коела
Чәч ясаганда кулланыла торган лак һәм кремнарны вакытында юсаң, чәч коелмый. Бу чаралар чәчтә элпә барлыкка китерә, аны авырайта. Өстәвенә, баш тиресе суламый диярлек.
«Әгәр лак баш тиресен капласа, парник эффекты барлыкка килә. шуннан ялкынсыну барлыкка килергә һәм тиренең сизгерлеге артырга мөмкин. Косметиканы юып төшергән кебек үк, бу чараларны да юарга кирәк. Аларны кулланудан беркем дә тыймый, әмма боларны юмыйча йокларга ятарга ярамый», – дип кисәтте дерматовенеролог.
7 уйдырма: Коллаген чәчләрне ныгыта
«Турыдан-туры ныгытуы икеле. Коллагенны эчкә кабул итәләр, ягъни, ул ашказаны-эчәк трактында таркала һәм чәчләргә барып җитми. Йогынтысы турыдан-туры түгелдер. Коллаген антиоксидант үзлеккә ия, тире сыйфатын яхшырта. Бәлки чәчләр вакыт узгач чыннан да ныгыйдыр», – дип саный доктор.
Чәчләр өчен аеруча А, В, E һәм D витаминнары файдалы. Витаминнардан тыш, цинк һәм тимер кебек минераллар кабул итү дә артык булмый. Рационга шушы матдәләргә бай ризыклар: йомырка, бавыр, балык, чикләвекләр, кузаклылар, яшелчәләр, цитруслылар өстәргә була.
8 уйдырма: Шампуньдагы сульфатлар чәчне зарарлый.
«Сульфатлы шампунь, киресенчә, файдалы була ала. Бигрәк тә баш тиресе майлы һәм чәчләрне тәрбияли торган чараларны күп кулланучылар өчен файдалы. Сульфатсыз шампнуь боларны юып бетерә алмый», – диде дерматовенеролог.
Ләкин сульфатларны сак кулланырга кирәк. Алар тиредәге артык майны юып төшерә, бу коры тирегә зыянлы. Өстәвенә, сульфатлы шампуньгә аллергия дә булырга мөмкин. Табиб сүзләренчә, кайбер кешеләр баш тиресе кычытканда аны нык тарый, бу чәч коелуны тизәйтә.
«Баланс кирәк дип уйлыйм: сульфатсыз шампунь кулланырга, ә соңыннан тире күзәнәкләре тыгылмасын өчен күпмедер вакытка сульфатлы шампуньгә күчәргә була», – дип саный табиб.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
9 уйдырма: Чәчләрне гел буяп торсаң, алар «үлә»
Буялган чәчләр игътибарлырак тәрбия таләп итә – дымландыргыч маскаларны ешрак кулланырга кирәк. Тулаем алганда, буяу чәчләрне зарарламый, дип саный Энҗе Исмәгыйлева.
«Ә тоныкландыру (осветление) турында болай әйтә алмыйм. Чәчне төссезләндерә торган агрессив матдәләр чәчтәге меланинны чыгара – бу яхшы түгел. Җитмәсә, бу чаралар тирегә һәм фолликулага да эләгә. Бу чәчләрне тотып тора торган тамырлар. Әгәр аларга буяу белән зыян салсаң, алар коелырга да мөмкин», – дип аңлатты табиб.
Чәчләрне гел койрыкка җыеп йөрсәң, пеләш калырга мөмкин
10 уйдырма: Чәчләрне ешрак кистерсәң, алар тизрәк үсә.
Бу бик тотрыклы уйдырма. Чәчләр үзләреннән-үзләре үле структура, дип раслый табиблар. Аларны кисеп, без фолликулларга, димәк, чәч үсешенә дә этәргеч бирмибез.
«Кыска чәчләр һәрвакыт куе күренгәнгә барлыкка килгән уйдырмадыр бу. Гомумән, бездә чәч үсешенең генетик темпы билгеләнгән – бу аена 1 – 1,5 см. Монда чәч кисүнең катышы юк», – диде табиб.
Чәчләрнең үсүен берничек тә тизләтеп булмый, диде табиб.
11 уйдырма: Чәчләр гел баш киеме киеп йөрүдән зыян күрә.
«Баш киеме астында баш суларга тиеш – монысы дөрес, тик без тәүлек әйләнәсе башлык киеп йөрмибез бит. Башлык киюгә караганда, салкын һаваның зыяны күбрәк. Салкын тамырларда спазм барлыкка китерә, шуннан фолликуллар белән проблемалар башланырга мөмкин», – диде Энҗе Исмәгыйлева.
12 уйдырма: Кысып җыйганнан чәчләр коелырга мөмкин
«Бу дөрес. Резинка, шпилька кулланып чәчләрне тыгыз һәм тарттырып җыю чәчләр коелу ихтималын арттырырга мөмкин. Бу очракта фолликуллар гел тартылып тора, тамырларда спазм була», – дип аңлатты медик.
Дерматовенеролог койрыкка җыелган чәчне вакыт-вакыт туздырып торырга, аны артык тарттырып җыймаска һәм аның белән йокларга ятмаска, йомшак резинкалар кулланырга киңәш итә.
«Дреды һәм чәчне ялгап үстерү – чәчләргә начар йогынты ясый. Алар салынмый торган ясалма чәчләрдән йөкләнеш аркасында зарарлана», – дип өстәде Энҗе Исмәгыйлева.
Чал чәчләрне йолкырга ярый
13 уйдырма: Бер чал чәчне йолкып алсагыз – ике яки өч яңа чал чәч чыга.
Бер фолликулдан бер чәч бөртеге үсә, шуңа күрә аннан ике, бигрәк тә өч чәч үсеп чыга алмый.
«Матурлык өчен чал чәчне йолкырга була. Тик бу алга таба чәчләрегез чалармаячак дигән сүз түгел. Бер чал чәч мондый проблема булуын һәм алга таба да чәчләрнең агарачагын аңлата. Бу котылгысыз процесс», – диде дерматовенеролог.
14 уйдырма: Чәчләргә никотин кислотасы, әрекмән яки суган ае, борыч төнәтмәсе сөртергә кирәк.
«Әлеге матдәләрнең берәрсе белән ампула сатып алып, аны баш тиресенә сөртеп, чәч структурасын яхшыртыр, дип көтсәгез, ялгышасыз. Бу файдасыз. Баш тиресендә проблемалар булмаса, бу берничек тә зыян салмый, әмма Интернетта вәгъдә ителгән нәтиҗә дә көтәргә кирәкми», – дип сөйләде табиб.
15 уйдырма: Кеше стресстан кисәк пеләш калырга мөмкин
Башның пеләшләнүе нигездә, генетик проблема. Ир-атларның 70 проценты һәм хатын-кызларның 30 проценты нәселдән килә торган алопециягә бирешүчән. Әмма купшы чәчләрне стресслы тормыш рәвешеннән югалтырга мөмкин.
«Чәч тулысынча үлгәч тә тамыр системасы ярдәмендә яши бирә», – диде доктор.
Стресс безнең чәчләргә тәэсир итә, тик көчле стресс кичерүгә үк пеләш калып булмый. Энҗе Исмәгыйлева сүзләренчә, тире-венерология диспансерына кичә генә чәчләре булып, иртән пеләшләнеп уянган кешеләр дә килә. Бу күренешнең сәбәбе – алар моңа кадәр 2-3 ай кала кичергән көчле стресс.
16 уйдырма: Баланың чәчләре куе булып үссен өчен, бер яшендә чәчен пеләшкә кырырга кирәк
«Бу искергән традиция. Болай эшләү мәҗбүри түгел. Әлеге киң таралган ышануга карамастан, пеләшкә кыру чәчне куертмый, чөнки чәч структурасы генетик рәвештә билгеләнгән. Машинка белән эшләгәндә баланың баш тиресен зарарларга, инфекция кертергә, фолликулит китереп чыгарырга мөмкин. Кайбер әти-әниләр ялгышып тиредә яралар да калдыра. Бу урында чәчләр башка үсми инде», – диде табиб.
Шуны истә тотарга кирәк, чәчләр – баш тиресен саклый. Кырылган баш кышын тизрәк өши һәм җәен кояшта тизрәк яна. Кисмәсәң дә, үсә-үсә чәчләре куерачак балага бу кирәкме?
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
17 уйдырма: Зумерлар арасында пеләшләнү еш очрый
«Бик ышандырып әйтмәс идем. Алар тышкы кыяфәткә күбрәк игътибар бирә һәм яшьләре аркасында табибларга да ешрак мөрәҗәгать итә, дип уйлыйм. Өстәвенә, алар гомумән үз сәламәтлекләренә карата күпкә игътибарлырак һәм четреклерәк карый. Алар моны дәвалап булуны белә һәм өлкәнрәк буын кешеләре кебек чәчсез калу белән килешергә теләми. Элек яшьләр чәчләрен югалтса да, табибларга сирәк килә иде», – диде доктор.
Табиб сүзләренчә, бер тенденция күзәтелә: зумерлар антидепрессантларны актив кабул итә. Бу препаратларның икенчел тәэсирләренең берсе – нәкъ менә чәч коелу. Шуңа күрә Z буыны вәкилләренең пеләшләнүе турында раслауда дөреслек бар.
«Чәчләрегезнең халәте турында шикләнә башлагансыз икән, иң яхшысы трихологка күренү. Әгәр бу белгечне таба алмыйсыз икән, дерматологка барыгыз. Әгәр барысы да тәртиптә булса, табиблар көчләп бернәрсә дә такмаячак», – дип йомгаклады Энҗе Исмәгыйлева.
Чыганак: «Татар-информ», Роман Баданов