Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фейхоадан кайнатма рецепты

news_top_970_100
Фейхоадан кайнатма рецепты
Фото: Гөлүзә Василова

Хәзер фейхоа сезоны… Файдалы кайнатма ясап калырга ашыгыгыз! Бу кайнатма организмда йод дефициты булган кешеләр өчен бигрәк тә файдалы, шулай ук көзен организмны ныгыту һәм инфекцион авыруларга бирешмәс өчен дә менә дигән.

Кайнатма өчен:

800 кг шикәр комы яки бал һәм 1 кг фейхоа җимеше кирәк.

Җимешләрне юарга, башларын кисәргә һәм блендер белән вакларга яки иттарткычтан чыгарырга. Аннар шикәр комы салырга һәм болгатып куярга. Шикәр эресен өчен берничә тапкыр болгатып алырга кирәк була.

Кайнатманы кышка саклау өчен банкаларны стерильләштерергә, ә капрон капкачларга кайнап чыккан су коярга. Фейхоа кайнатмасын банкаларга тутырасы гына кала.

Кайнатма тиз бозыла, шуңа туңдыргычта сакларга кирәк, ә тиз арада ашарга булса, суыткычка да куярга мөмкин.

Фейхоадан шулай ук компот, лимонад, пюре һәм салат та ясыйлар. Аны бал яки шикәр комы белән болгатып та ашарга була. Чи килеш ашарга да ярый. Шулай ук чәйгә салу өчен төрле формаларда катырып та куярга була.

Фото: © Гөлүзә Василова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100