Фейхоа җимешеннән компот ясар вакыт җитте. Тәме үзенчәлекле, әмма файдалы эчемлек булачак.
Җимешләрне яхшылап юарга, өске өлешен кисеп алырга. Фейхоаның зурлыгына карап 2 яки 4 өлешкә бүләргә. Стерилләштерелгән 3 литрлы банкага чама белән җимеш һәм 1 стакан шикәр комы салырга, аннары кайнап чыккан су коярга. Банкаларны тимер капкач белән ябарга.
Фейхоа организмда йод дефициты булган кешеләр өчен бигрәк тә файдалы, шулай ук көзен организмны ныгыту һәм йогышлы авыруларга бирешмәс өчен дә «менә дигән» була.