news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фейхоа кайнатмасын нинди авырулар булганда кулланырга ярамый?

news_top
Фейхоа кайнатмасын нинди авырулар булганда кулланырга ярамый?
Фото: "Татар-информ", Гөлүзә Василова

Фейхоадан кайнатманы артык күп кулланырга ярамый, һәм, файдасы булсын өчен, аны дөрес әзерли белергә кирәк. Шул ук вакытта бу продукт шикәр чире, гипертиреоз һәм аллергия реакцияләре булган кешеләр өчен зарарлы. Бу хакта табиб-гастроэнтеролог Евгений Белоусов сөйләде, дип яза «Радио 1».

«Шикәр диабеты булган кешеләргә әлеге кайнатманы кулланмаска киңәш ителә, чөнки анда шикәр күләме бик күп. Шикәр кулланмаган очракта да, фейхоадагы фруктоза кандагы глюкоза микъдарын күтәрергә мөмкин. Моннан тыш, җиңел үзләштерелә торган углеводларның күп булуы май туплануга ярдәм итә. Фейхоада йод бар, шуңа күрә гипертиреоз вакытында да ярамый», – дигән табиб.

Ул шулай ук аллергия реакцияләрен исәпкә алуның мөһимлеген әйтә. Ашказанында җәрәхәт булганда яки кислоталылыгы югары булган гастрит кискенләшкәндә дә кайнатманы кулланмавың хәерле, чөнки кислота һәм клетчатка лайлалы тышчаны ярсыта. Белгеч өлкәннәргә көненә 2 генә чәй кашыгы кайнатма ашарга киңәш итә, ә 3 яшьтән өлкәнрәк балаларга – атнага иң күбе 3 тапкыр яртышар чәй кашыгы, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар