news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фейхоа белән киви кайнатмасы рецепты

news_top
Фейхоа белән киви кайнатмасы рецепты
Фото: "Татар-информ", Гөлүзә Василова

Хәзер фейхоа сезоны… Файдалы кайнатма ясап калырга ашыгыгыз! Бу кайнатма организмда йод дефициты булган кешеләр өчен бигрәк тә файдалы.

Әлбәттә, һәр җимешне яңа өзеп алынган килеш ашаганда файдасы зур, әгәр инде сезнең гаилә әгъзалары фейхоаның эчен яратып ашый икән, аның кабыгын әрәм итмибез. Аны туңдыргычта җыеп барырга була.

Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова

Соңыннан фейхоа кабыгын җебетергә һәм, киви кушып, иттарткычтан чыгарырга була. Бу ике җимешнең тәмендә охшашлык бар, кайнатмада фейхоа тәме өстенлек итәчәк.

1 кг массага 800 грамм шикәр комы (кимрәк тә мөмкин) салырга һәм, шикәре эресен өчен, болгаткалап торырга. Аннары, савытларга яки формаларга тутырып, туңдыргычка куярга.

Кайнатма тиз бозыла, шуңа туңдыргычта сакларга кирәк, ә тиз арада ашарга булса, суыткычка да куярга мөмкин.

Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар