«Федор-Пидыр»: керәшеннәрдәге исемнәр видеосы миллион ярым тапкыр каралган
Олеся Дмитриева ир-ат исемнәренең керәшенчә ничек әйтелүе турында ролик төшергән.
«Туганайлар» газетасы журналисты Олеся ТикТоктагы «Керәшеннәр» аккаунты өчен кызыклы видео төшергән. Ул өлкән яшьтәге апага ир-ат исемнәрен әйтә, апа ул исемнәрнең керәшенчә ничек яңгыравын әйтә.
Степан — Ычтапан
Алексей — Әләксей
Федор — Пидыр
Дмитрий — Метрәй
Николай — Микулай
Яков — Җәкәү була икән.
Халык Федор исеменең үзгәртелгән вариантын аеруча ошаткан. Бу видео 1,5 миллион тапкыр каралган.