14 ноябрьдә кич белән Кострома – Шарья – Киров – Пермь федераль трассасында Кунгур районында коточкыч авария була. Биредә 7 кеше үлә, аларның берсе бала, тагын 12 кеше имгәнә. Бу турыда РЕН ТВ яза.
Якынча белешмә буенча, «Соболь» микроавтобусы Пермьнан Екатеринбургка таба барганда каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасына бәрелгән.
Бүген билгеле булганча, имгәнүчеләрнең җидесе авыр хәлдә, тагын биш кешенең хәле уртача авырлыкта бәяләнә, диелә хәбәрдә.
Пермь крае буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, җинаять эше ачылган.