news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Федераль трассада өч машина тимер өеменә әверелгән авариядә өч кеше һәлак булган - видео

ВАЗ 2110 машинасы «Фольксваген Транспортер» микроавтобусына бәрелгән. 

news_top
Федераль трассада өч машина тимер өеменә әверелгән авариядә өч кеше һәлак булган - видео

4 октябрьдә иртәнге ун тирәсендә Мәскәү-Архангельск трассасының 518нче километрында юл һәлакәте булган. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Вологда өлкәсе буенча идарәсе  хәбәр итте.

ВАЗ 2110 машинасы каршы як полосага чыккан һәм «Фольксваген Транспортер» микроавтобусына бәрелгән. Микроавтобус исә шул ук юнәлештә баручы «Фольксваген Тигуан» кроссоверына килеп кергән.

«Фольксваген Транспортер» белән 35 яшьлек ир-ат, «Фольксваген Тигуан» белән 48 яшьлек хатын-кыз идарә иткән.

Әлеге юл һәлакәтендә өч кеше үлгән. ВАЗ машинасын йөртүче 28 яшьлек ир-ат, «Фольксваген Транспортер» микроавтобусында баручы ике пассажир — 69 яшьлек хатын-кыз һәм 49 яшьлек ир-ат урында ук җан биргән.

Тагын биш кеше имгәнгән. Шул исәптән «Фольксваген Транспортер» йөртүчесен төрле травмалар белән хастаханәгә китергәннәр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Вологда өлкәсе буенча идарәсе  видеосы һәм фотолары

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар